4 – 10 мартка йолдызлар фаразы тәкъдим итәбез, дуслар
Кучкар. Кәефегез атна буе яхшы булыр. Чәршәмбе уртак эшегез булган кешеләрдән комплиментларга сак карагыз. Уяулыгыгызны бетереп, ышанычлы тонга күчмәгез – сезгә зыянга файдаланырга мөмкиннәр. Коллегаларыгыз белән хезмәттән тыш мөнәсәбәтләргә кермәгез. Җомга инициативаларыгыз җитәкчегез каршылыгына очрар.
Үгезбозау.
Бу атнада сез инициатива, үзсүзлелек күрсәткән эшләрдә уңышка ирешерсез. Дошманнарны союздашларга әйләндерергә мөмкинлек булыр. Җомга көнне сез дусларыгыз яки туганнарыгыз белән бәхәстә бик тирәнгә керүегезне аңларсыз, конфликтны булдырмаска тырышыгыз. Якшәмбе көнне күңелсез дип күренгән чарага бару чын романтик тарихның башы булырга мөмкин.
Игезәкләр.
Эшләр уңышлы барачак, сездә шатлык һәм гармония хисе барлыкка киләчәк. Тәвәккәл эш итү вакыты, йолдызлар дөрес юл күрсәтер. Бар яктан да канәгатьләнерлек атна булырга охшаган. Атна ахыры шәхси яктан күңелле булырга вәгъдә итә, романтик сәяхәт тә мөмкин. Бәхет сезгә юлдаш булыр.
Кысла.
Күп кенә буталчык проблемаларны ачыклап, хәл итәрсез. Сишәмбе яки чәршәмбе зур акча керемнәре көтелә. Сезне вак, ләкин ашыгыч эшләр белән күмәргә мөмкиннәр. Пәнҗешәмбе көнне финанс хәлегезне яхшыртырлык тәкъдим булачак. Гомумән, эш белән мәшгульлек яхшы, әмма ял көннәрендә булса да өй һәм гаилә турында искә төшерергә кирәк.
Арыслан.
Дүшәмбе – яңа дуслар һәм яңа эш табу өчен уңайлы көн. Каударланмагыз, игътибарлы булыгыз, барлык проблемаларны үзегез хәл итәргә тырышмагыз, якыннарыгыз белән киңәшләшегез, хезмәттәшләрегездән ярдәм сорагыз. Әгәр дә энергиягезне ял көннәрендә сәяхәткә сарыф итсәгез, искиткеч булыр.
Кыз.
Бу атнада ничек тә ял итү өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланыгыз, проблемалар тиздән юкка чыгачак һәм буш вакыт күп булачак. Үз бәягезне белегез һәм нерв системасын тәртипкә китерегез. Пунктуаль булырга һәм беркая да соңга калмаска тырышыгыз. Озын ял көннәрендә пассив ял итегез.
Үлчәү.
Бу атнага билгеләнгән бар нәрсәне уңышлы тормышка ашыру өчен, сезгә игътибарны тупларга һәм сөйләшүләргә вакытны әрәм итмәскә кирәк. Тора-бара абруегыз һәм хезмәт хакыгыз артыр. Сишәмбе файдалы һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар китерергә мөмкин. Вакыйгалар үзәгендә булырга тырышыгыз, файдалы кешеләр белән танышырсыз.
Чаян.
Иҗади һәм профессиональ потенциалыгызны күрсәтү өчен шәп атна. Иҗади эшчәнлектә уңыш юлдаш булачак. Яңа эш табу өчен яхшы вакыт. Эшлекле яңалыклар һәм перспективалар сөендерәчәк. Оптимистик карашыгыз уңышка ирешергә һәм табыш алырга ярдәм итәчәк.
Укчы.
Бу атнада сезнең риясызлыгыгыз һәм уй-фикерләрегез чисталыгы бәяләнер. Үзегез өчен бернәрсә дә эшли алмасагыз да, альтруистик гамәлләрегез шаккатыргыч уңыш китерәчәк. Чәршәмбе көнне вак-төяккә игътибар итмәгез, алар сезгә максатка ирешергә комачауламас. Шимбә – өйдә дә, уйларда да тәртип урнаштыру өчен уңайлы көн.
Кәҗәмөгез.
Хәзер сезнең күңел халәтегез мөһим. Пессимистик уйлар, шикләнүләр булмаска тиеш. Үз көчеңә һәм яхшылыкның һәрвакыт җиңәчәгенә ышану ярдәм итәчәк. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе аеруча киеренке булачак. Үзегезгә һәм якыннарыгызга артык югары таләпләр куймаска тырышыгыз.
Сукояр.
Дүшәмбе энергия канатландырыр, көчләрне дөрес билгеләсәгез, күп нәрсәгә ирешерсез. Пәнҗешәмбе шактый бәхәсле көн, интригалар, гайбәтләр, низаглар, хыянәтләр булырга мөмкин. Сезнең өчен мөһим булган мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Ә менә җомга эш башлау өчен яхшы. Ял көннәрендә юл уңай, кыска вакытлы сәяхәткә барырга тырышыгыз.
Балык.
Бу атнада сез башкаларның проблемаларын уңышлы җиңәрсез. Алар белән шөгыльләнергә туры килер дә, ә үзегезнекеләр җиңеллек белән хәл ителмәячәк. Төрле идеяләр күп булыр, әмма аларны тормышка ашырырга ашыкмагыз. Үзегез һәм тирә-юнегездәгеләр эмоцияләргә бәйле булыр – сезнең төксе кыяфәтегез барысының да кәефен озакка бозачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев