Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

3нче поликлиникада репродуктив сәламәтлекнең түләүсез диспансеризациясен узарга мөмкин

25 ноябрьдән (һәр сишәмбе) һәм ел ахырына кадәр 3нче поликлиникада 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге хатын-кызларны репродуктив сәламәтлекне диспансеризацияләү кысаларында табиб-гинеколог кабул итәчәк.

Диспансерлаштыруның максаты – йөклелек, бала табу һәм аннан соңгы чорга йогынты ясый ала торган репродуктив система авыруларын һәм куркыныч факторларын иртә ачыклау. Бу сезнең сәламәтлегегезне саклауга юнәлдерелгән комплекслы профилактик тикшерү.

Барлык теләүчеләрне тикшерү узарга чакырабыз. Язылу өчен 13нче кабинетка эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шимбә көнне - 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Белешмә: агымдагы ел башыннан мондый тикшерүләр кысаларында Яшел Үзән үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан 7 яман шеш очрагы ачыкланган.

ЗЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев