2025 елда мобилизациядән бронь кагыйдәләре үзгәрә
2025 елның мартыннан мобилизациядән бронь кагыйдәләре үзгәрә, дип сөйләгән Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты әгъзасы Виктор Заварзин.
Март аеннан бронь бары тик федераль ведомство вәкаләтләре генә булачак. Моңа кадәр бронь белән предприятие, төбәк җитәкчеләре шөгыльләнә алса, киләчәктә броньны бары тик федераль хакимият, Оборона министрлыгы гына бирәчәк. «Төбәк хакимияте шөгыльләнә алмый, федераль хакимият кенә», – дигән ул.
Барлык предприятиеләр дә цифрлы үсеш предприятиесенең бәяләмәсен алырга тиеш. Оешма икътисад үсешенә тәэсир итә, дигән бәяләмә алганда гына, андагы хезмәткәрләр броньга лаек дип табыла.
Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов сентябрь аенда контрактларның көтелгәнгә караганда күбрәк булуын әйтте. Шул сәбәпле, мобилизация көтелми, диде ул. «Контракт буенча барысы да әйбәт бара», – дигән Картаполов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев