Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәреш­ләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме арттырылды

Социаль фонд 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык эшкә яраксызлык электрон кәгазе түләгән

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум юнәлдерелгән.

Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон документ рәвешендә генә бирелә. Медицина оешмасы вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазен япканнан һәм Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр кергәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылу яисә озайтылу һәм аның буенча түләү турында тулы мәгълүмат гражданнарың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.

«Без республикада яшәүче һәр кешенең авыр тормыш хәле килеп туган очракта кирәкле ярдәм ала алуына омтылабыз. 2025 елда без түләүләр системасын тагын да уңайлырак һәм һәркем файдалана алырлык итеп яхшыртуны дәвам итәчәкбез», – дип ассызыклады Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәреш­ләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме арттырылды һәм көненә 5 673,97 сумга кадәр түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен алдагы 2 елдагы уртача хезмәт хакы алына. Аның күләме иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле.

Гражданнарның электрон хезмәткә яраксызлык кәгазенә кагылышлы сораулары туган очракта Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация алырга була: 8-800-1-00000-1
(дүш. – пәнҗ. 08.00дән 17.00гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән – ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрдә һәм Telegram мессенджерында да танышырга мөмкин.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев