2025 елда биреләчәк Ана капиталы күләме билгеле булды
Бу хакта РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте.
Ана капиталының күләме киләсе елда беренче балага 46 мең сумга артачак, икенчесенә – 61 мең сумга.
«Без ана капиталы чараларыннан 1 миллионнан артык граждан файдаланыр дип өметләнәбез», – диде Антон Котяков.
Министр искә төшергәнчә, февральдән башлап маткапиталны фактик инфляция дәрәҗәсенә индексациялиләр.
Димәк, беренче балага Ана капиталы күләме 677 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә – 894 мең сум, әгәр гаилә беренче бала тугач, ярдәмнең әлеге төреннән кулланмаган булса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев