Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1нче лицей Белем көнен шәһәрнең төп сәхнәсендә бәйрәм итте

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев #mikhail.afanasyev18 һәм Татарстан Республикасы икътисад министры @economy.rt Мидхәт Шаһиәхмәтов лицейның тантаналы линейкасы узган "Авангард" комплексында булды.

Сүз уңаеннан, быел уку йорты 135нче туган көнен билгеләп үтә, чөнки ул үзенең тарихын Кабачищи авылында нигез салынган беренче мәктәптән алып бара. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча лицей республиканың иң яхшы 20 мәктәбе арасына керде.

Яңа уку елының беренче кыңгыравын 11 нче сыйныф укучысы Александр Кунгурцев һәм беренче сыйныф укучысы Ассель Ларионова яңгыратты.

- Менә яңа уку елы да җитте. Кемдер өчен ул беренче һәм алда кызыклы мәктәп чоры көтә. Кем өчендер соңгысы, ә алда – үзлектән карарлар кабул ителәчәк өлкән студентлар тормышы. Бернәрсәдән дә курыкмагыз, ышанычлы алга барыгыз, әти - әниләрегез һәм зирәк укытучылар сезнең белән янәшә, - дип сәламләде лицеистларны Михаил Афанасьев.
Мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән мәгариф учреждениесе педагогларын билгеләделәр.

  • Игорь Лебедев, укыту эшләре буенча директор урынбасары
  • Ләйсән Миңнуллина, туган тел укытучысы
  • Ольга Прокофьева, инглиз теле укытучысы.


Бу уку елында балаларны күңелле сюрприз көтә - мәктәп ашханәсе тулысынча үзгәрде. Ремонтка акча, ә бу 16 млн сум, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Белем көнен бәйрәм итү лицей гимны белән тәмамланды. Тик, мөгаен, иң дулкынландыргыч мизгел линейкадан соң булды. Бу уку елы соңгысы булган 11 сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларын беренче дәрескә алып керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев