Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

16нчы мәктәптә «Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас» исемле IX төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

23 апрель көнне шәһәребезнең 16нчы мәктәбендә укучыларның «Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас» исемле IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

- Быелгы конференциягә республикабызның Яшел Үзән, Югары Ослан, Тәтеш, Апас районнарыннан, шулай ук якын күршеләребез Мари, Чуваш республикаларыннан эшләр кабул ителде. Конференциягә тәкъдим ителгән һәрбер эш алдан ук төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчы галимнәр тарафыннан тикшерү узган иде. Шуңа да конференциянең пленар өлешендә нигезләмә таләпләренә тулысынча җавап бирә торган эшләр генә тыңланылып, аларга төпле бәя бирелде. Конференция эшендә катнашучы барлык укучыларга, укытучыларга дипломнар, мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, – дип сөйли Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев