16 меңгә якын кеше корбан чалу вакытында алынган җәрәхәтләре аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
Мондый инцидентлар малларны профессиональ күнекмәләре булмаган кешеләр чалырга алынганда була.
Төркиядә, Корбан бәйрәменең беренче көнен бәйрәм иткән вакытта, 16 меңгә якын кеше хайваннарны чалу вакытында алынган җәрәхәтләре аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Илнең сәламәтлек саклау министры Фәхретдин Коджа мондый инцидентлар малларны профессиональ күнекмәләре булмаган кешеләр чалырга алынганда була дип җиткергән.
Корбан бәйрәме - хаҗ кылу хөрмәтенә үткәрелә торган төп мөселман бәйрәмнәренең берсе. Узган еллардагы кебек үк социаль челтәрләрдә сарыклар белән күп санлы видеоязмалар урнаштырылган. Министр цитатасы: “Корбан чалу вакытында алган яралар аркасында, бәйрәмнең беренче көнендә безнең хастаханәләргә 16 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 1274се Әнкарада, 840 Истанбулда һәм 416сы Измирда теркәлгән»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев