1 сентябрьдән хезмәт хакы түләү кагыйдәләре үзгәрәчәк
Быел сентябрьдән хезмәт өлкәсе буенча кайбер үзгәрешләр гамәлгә керәчәк, дип белдерде депутат Алексей Говырин RT каналына биргән әңгәмәсендә.
«Хезмәткәрләр өчен төп яңалык – төнге сменалар өчен түләү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер минималь өстәмә федераль дәрәҗәдә беркетелде: сәгатьлек тариф ставкасынан яисә окладның 1 сәгать өчен исәпләнгән өлешенең кимендә 20%ы күләмендә булырга тиеш», – диде ул.
Сәясәтченең сүзләренә караганда, бу – барлык хезмәткәрләр өчен уртак түбән планканы тигезләргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибендә дә җитди үзгәрешләр була: яңа документка ял акчасын, командировкалар өчен түләүләрне һәм чыгару («выходное») пособиеcын исәпләгәндә кертелергә тиешле түләүләрнең аерым исемлекләре өстәлгән.
Говырин искәрткәнчә, әлеге яңа документ 2007 елдан бирле гамәлдә булган карарны алыштыра.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев