1 марттан Казаннан йөрүче 10 электричка өчен юл вакыты кыскарачак
Яшәеш

1 марттан Казаннан йөрүче 10 электричка өчен юл вакыты кыскарачак

Электричкалар расписаниесендә үзгәрешләр пассажирларга уңайлы булсын өчен кертелгән.

Килү һәм китү вакыты арасындагы аерма бер минуттан ярты сәгатькә кадәр булачак. Казан-Канаш һәм Албаба-Казан маршрутларында шәһәр яны поездлары расписаниесенә төзәтмәләр кертеләчәк.

Барлык маршрутлар турында тулы мәгълүматны «РЖД Пассажирларам» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында яки +7(937)625-04-33 телефоны буенча алырга мөмкин.


Нет комментариев