Шуларның 605е – шәһәрдә, 372се – районнан булган.
359 кешене госпитализацияләгәннәр: 263е – шәһәрдән, 96сы – районнан.
Гастелло урамында 37 яшьлек исерек хатын-кыз өченче каттан егылып төшкән. Оча сөяге сынган, уң яктан күкрәк читлеге зарарланган. Травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Гоголь урамында 42 яшьлек ир үзенең битенә газ баллонын сиптереп, сулыш юлларына һәм үңәченә зыян китергән. Аны хирургия бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Северная урамында 38 яшьлек исерек хатынын ире кыйнап, уң аягының тубык сөяген сындырган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Татарстан урамында яшәүче 76 яшьлек ирне улы кыйнаган. Баш мие селкенүе алган әти кеше хастаханәгә барудан баш тарткан.
Карамалы Тауның Пушкин урамында 31 яшьлек салмыш ирне күршесенең эте арт шәрифенең сул ягын тешләгән. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
Нет комментариев