Зур Ключи авылында янгыннан зыян күрүче күп балалы гаиләгә яңа йорт төзеләчәк
Гаиләгә ярдәмгә меценат, «Хан йорты» төзелеш компаниясенә нигез салучы һәм җитәкчесе Ильяс Гыймадов килә.
24 июньдә Зур Ключи авылында Мәрдановлар йортында янгын була. Ике олы кеше һәм җиде бала түбәсез кала. Барлык әйберләр дә яна, бары тик документларны гына алырга өлгерәләр. Фаҗига турында белгәч, авылдашлар һәм районның битараф булмаган халкы ярдәм җыю оештыра.
Район башлыгы Михаил Афанасьев муниципалитеттан кирәкле социаль ярдәм күрсәтергә кушты.
Игелек марафонына эшмәкәрләр, аерым алганда, Россия мөселманнары ассоциациясе кушылды, аның әгъзасы Ильяс Гыймадов. Ул вакытлыча арендага алынган фатирда яшәүче Мәрдановлар өчен яңа йорт төзи башларга карар кыла.
- Бу бәла турында белгәч, шунда ук ярдәм итәргә булдык. Михаил Павлович Афанасьев белән сөйләштек, кирәкле мәсьәләләр турында фикер алыштык. «Меценатлар» бизнес җәмгыятенең эшмәкәр - коллегалары һәм мөселманнар ассоциациясе әгъзалары безгә ярдәм итәләр, - дип сөйләде Ильяс Фәизович.
Билгеле булганча, йорт бер катлы булачак, аны шул ук участокта төзиячәкләр. Нигезе инде бар. Эшләрне быел тәмамларга планлаштыралар.
Бу Ильяс Фәиз улының авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтүнең беренче тәҗрибәсе түгел. 2022 елда Новониколаевский бистәсеннән әбигә һәм ике ятим балага яңа йорт ачкычлары тапшырган иде. Бөтен республика буенча аз керемле кешеләр өчен 15 бушлай туклану ноктасы эшли, әлеге социаль проектның спонсорларының берсе дә Гыймадов.
Бу хакта ЗМР матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев