Әйшә авыл җирлегендә башкарма комитетның яңа бинасы ачылды
Район башлыгы Михаил Афанасьев әйшәлеләрне өй туе белән котлады.
- Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, шулай ук "ТР Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллинга, муниципаль берәмлекләр съездында мөрәҗәгатебез хуплап, тормышка ашырганнары өчен рәхмәтлемен. Һәм бүген тантаналы рәвештә Әйшә башкарма комитетының яңа бинасын ачабыз. Безнең районда бу юнәлештә эшләр күп, һәм без аны дәвам итәчәкбез, - диде Яшел Үзән район җитәкчесе Михаил Афанасьев.
Тантаналы чарада "ТР Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. Һәм сәламләү сүзләрен җиткерде.
- Безнең республикада эшли торган барлык программалар да уңышлы тормышка ашырыла. Үзегез күрдегез, соңгы 15 елда, шундый максатчан һәм бердәм эш нәтиҗәсендә, авыл һәм шәһәрләрнең тышкы кыяфәте үзгәрә. Яшел Үзән районы һәрвакыт алда иде, һәм хәзер ул күзгә күренеп тора.
ФОТОРЕПОРТАЖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев