Хәтер һәм батырлык: Кече Шырданда истәлекле волейбол турниры узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәтер һәм батырлык: Кече Шырданда истәлекле волейбол турниры узды

Көз – нәтиҗәләр ясау һәм тыныч сагыш чоры, әмма шулай ук бердәмлек вакыты да. 13 сентябрь көнне Кече Шырдан авылында бик үзенчәлекле, йөрәк кылларын тибрәтерлек чара үткәрелде – махсус хәрби операция барышында илебез каршында бурычын үтәгәндә һәлак булган туган ягыбызның батыр уллары – Булат Султаев һәм Руслан Төхвәтуллин истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.

Бу чара план яки кемнеңдер йөкләмәсе белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча барлыкка килде. Ярышларны оештыручы һәм башлап йөрүчеләр – егетләрнең мәктәптәге дуслары һәм сыйныфташлары: Илфат Ганиев, Булат Миңнуллин (Кече Шырдан авылы депутаты) һәм Фирзәр Абзалин. Алар барысы да Олы Ачасыр мәктәбендә бергә укыды. Егетләр, вакыт узуга карамастан, сүнмәс чын ирләрчә дуслык һәм тугрылыкның күркәм үрнәген күрсәтте. Ул көнне спорт мәйданчыгында уенчылар гына түгел, иптәшләре һәм якташлары истәлеге буш сүз булып калмаган кешеләр очрашты. Чара командаларның төзелүеннән башланды.

Чәчәкләр, баш ию һәм мәңгелек хәтер

Турнир башланыр алдыннан мәйданда тирән хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Оештыручылар матур чәчәк бәйләмнәрен геройларыбызның иң кадерле кешеләренә – Русланның әнисе Лилия ханым Гафиятуллинага һәм Булатның хатыны Аделина Султаевага тапшырды. Бу чәчәкләрдә – әлеге нәфис затларның сабырлыгы, ана җылысы һәм мәхәббәтләре өчен безнең барыбызның да рәхмәт хисләре, тирән ихтирамыбыз чагыла.

Фото: редакция архивыннан

Аннары бер минут тынлык булды

Турнир тәмамлангач, туганнары, сыйныфташлары, депутатлар һәм авыл халкы белән бергәләп мәдәният йортына юнәлдек. Биредә, Бөек Ватан сугышы катнашучыларына куелган обелиск янында, сүзсез генә, батырларны бер минутлык хөрмәт тынлыгы белән искә алдык һәм кызыл канәфер чәчәкләре салдык. Вакыт туктагандай булды һәм, әйтерсең, шул тынлык үзе дә: «Без сезне онытмадык», – дип пышылдаган кебек тоелды.

Фото: редакция архивыннан

Чөнки, Кече Шырданның изге йөрәкле, кайгыртучан кызларының берсе – безнең Асия Наил кызы Гобәйдуллина ярдәмендә, хәзерге заман геройларыбыз Булат һәм Русланның исемнәре дә, илебезнең иминлеге өчен көрәшкән әти-бабаларыбыз белән беррәттән, истәлекле мәрмәр плитәдә мәңгеләштерелде. Ватан сакчыларының батырлыгы алдында башларны идек. Шул мизгелләрдә һәркемнең күңелен рәхмәт, горурлык һәм сагыну хисләре биләгәндер, чөнки һәйкәл иминлегебез өчен көрәшкән һәрбер авылдашның исемен саклый. Аннары процессия авыл зиратына юл тотты: анда Булатның кабере алдында тәкъдир сүзләре әйтелде, догалар укылды.

«Пахтакор» «Красавчики»га каршы: спорт дәрте һәм могҗизалы билге

Мавыктыргыч турнирда Кече Шырданның үзенчәлекле исемле «Красавчики» һәм «Пахтакор» командалары гына түгел, күрше Олы Шырдан һәм Олы Ачасыр авылларыннан килгән кунаклар да катнашты. Уен гаҗәеп киеренке, кызыклы һәм эмоциональ булды.

Ярышлар вакытында җанатарларның (авыл апаларының) игътибарын үзенә җәлеп иткән, күңелне кузгатырлык мизгел булды: туптуры спорт мәйданчыгы коймасына зур күбәләк (канатларын җыйган килеш 5 см тирәсе) очып килеп кунды. Ул, сихерләнгәндәй, уенны күзәтеп, койма өстендә утыра бирде. Халык телендә, күбәләк – үзен яраткан һәм хәтерләрендә саклаган кеше­ләргә кунакка килә торган саф җан, диләр. Шул мизгелләрдә мәйдандагы һәркем күңелендә, Булат белән Русланның рухлары безнең янда, күктән елмаеп, бу уенга шатланалар, дигән уй туды.

Фото: редакция архивыннан

Ярышлар төрле буыннарны берләштерде. Турнирның иң өлкән һәм хөрмәтле уенчысы булып Олы Шырдан авылыннан 75 яшьлек Гыйззәт абый Айбатуллин танылды, ул спортның һәм туган җиргә тугрылыкның яшькә карамавын шәхси мисалында исбатлады. Авыл яшьләре белән бергә, Казаннан Әлфинур әбиләре янына кунакка кайткан 15 яшьлек Әлмирә һәм Динар Хәкимовлар, аксакал белән иңгә-иң куеп көрәште.

Ихлас рәхмәтләр

Авыл җирлеге хакимияте һәм барлык авылдашлар исеменнән, түбәндәге якташларыбызга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә:

  • гадел, кырыс һәм объектив булганы өчен, турнирның баш судьясы Ринат абый Сөнгатуллинга;
  • битараф булмаганнары, чаралар оештыруда һәрвакыт ярдәм итүләре өчен, авыл депутатлары Булат Миңнуллин белән Илнур Шәйхуллинга;
  • истәлекле көнне шундый онытылмаслык итеп оештырган өчен геройларның сыйныфташлары һәм дуслары – актив егетләр Илфат Ганиев белән Булат Миңнуллинга;
  • «Пахтакор» һәм «Красавчики» командалары уенчыларына, ярдәмнәре өчен җанатарларга һәм авылдашларга;
  • безнең алыштыргысыз хәйриячебез һәм киң күңелле дустыбыз Ринат Хуҗинга.

Фото: редакция архивыннан

Турнир тәмамланганнан соң, барлык уенчылар һәм кунаклар, кайгыртучанлык күрсәтеп ул җибәргән тәмле һәм кайнар камыр ризыклары белән сыйланды. Русланның әнисе, Булатның тормыш иптәше һәм балалары җиңүчеләрне медальләр белән бүләкләүдә катнашты. Ахырда, безнең геройларның якын һәм кадерле кешеләрен онытмавыбызга, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Турнир тәмамланды, әмма чарада катнашудан һәркемнең йөрәгендә якты хатирәләр калды. Егетләр турында истәлек яшәгәндә, якташлар иңгә-иң куеп гомер иткәндә – авылыбыз яшәр, ныгыр һәм үзенең яхшы традицияләрен саклар.

Булат белән Русланга мәңгелек дан! Аяз күк йөзе өчен рәхмәт, егетләр!

Ирада Камалова. Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы


Нет комментариев