Халыкара велосипед көне уңаеннан Акъегет авылында велоярыш оештырдылар
3 июнь – Халыкара велосипед көне. Велосипед – экологик яктан иң чиста, сәламәтлек өчен бик файдалы транспорт чарасы.
Велосипедта йөрү йөрәк һәм кан тамырларын ныгыта, организмны чыныктыра, физик активлыкны арттыра.
Шушы көн уңаеннан Акъегет авылында балалар өчен мини велоярыш уздырдылар.
– Балалар ярышта зур теләк белән катнашты. Һәр катнашучыга кечкенә генә бүләкләр өләштек, – дип сөйли Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Шулай ук, биредә балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр:
- велосипедта йөргәндә каска һәм саклану чараларын кулланырга,
- юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска,
- яктырткычлар һәм көзгеләр кулланырга
кирәклеге аңлатылды.
Бәйрәм белән сезне, велосипедта йөрергә яратучылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев