«Халык фронты»ның Норлат штабына 36000 сумлык гуманитар йөк партиясе килгән
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Халык фронты»ның Норлат штабына 36000 сумлык гуманитар йөк партиясе килгән

«Халык фронты»ның Норлат штабына Күгәй авыл җирлегендә яшәүчеләрдән 36000 сумлык гуманитар йөк партиясе килгән.

- Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова кыр госпиталенә азык-төлек, шешәләргә салынган су, медикаментлар, гигиена чаралары, урын-җир әйберләре китерү өчен Ормардан Норлатка өч рейс ясады. Фәния Хәбибулла кызына һәм Күгәй, Тау Иле авылларында яшәүчеләргә ихлас күңелдән юмартлык күрсәткәннәре һәм фронтка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез, - дип житкерде Роза Ягудина.


Нет комментариев