Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Волейбол турнирында

Норлатлылар бар яктан да актив, мәдәният­тә дә, спортта да сынатмыйлар.

📌Шушы көннәрдә авыл волейбол уенын сөючеләрне үзенә җыйды: ирләр командалары арасында төбәкара турнир узды. Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров ярышларда катнашучыларга һәм спорт бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Ә турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә:
I урын – Чабаксар шәһәре командасы;
II урын – Норлат авылы командасы;
III урын – Мулла Иле командасы;
IV урын – Кама Тамагы районы командасы;
V-VI урыннар – Олы Ачасыр авылы һәм Козловка шәһәре командалары.


Ерак араларны якын итеп килгән командаларга аеруча рәхмәт. Киләчәктә дә спортка битараф булмаучылар шулай җыелып, төрле ярышларда катнашып, аралашып яшәрләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X