Үзсалым акчасын теләсә ничек туздырырга ярыймы икән
#әйтәмәле
Газетада «Чүп түгәргә кайчан өйрәнербез» дигән язманы укыганнан соң туган фикермне сезгә дә җиткерәсем килә.
Норлат башлыгы Саттаров «негабаритный» чүпне халыктан җыелган үзсалым акчасына чистартабыз дигән. Авыл халкы иске диванын һәм тагын бик күп чүп-чарын кая куйсын икән? Барлык чүпне дә ваклап, ягып бетерә алмый бит. Яна торган мунча миченә дә чыбык тыгу куркыныч, бакчада яндырырга да ярамый. Кешеләр авыл янындагы чокыр-чакырга илтә. Бу ысул да авылны, халкын бизәми. Шул ук вакытта мусоровозлар шәһәрдәге «негабаритный» чүпне көндәлек төяп (ул машиналарда зур әйберләрне ваклый торган җайланмалары да бар) алып китеп, чүп контейнерлары тирәсен җыештырып китә.
Ә тарифларга килгәндә, авылда бер кешедән 112 сум 73 тиен, шәһәрдә 103 сум 93 тиен (сентябрь ае, 2023 елгы тарифлар).
Авыл халкының гаебе юк кебек. Авыл җирлеге башлыклары да зур чүпләрне ваклатып ташый торган махсус машина җибәрүләрен һәм үзләреннән соң чүп жыелу урынын җыештырып китүләрен таләп итсеннәр дигән теләктә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев