Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәне – матур, киләчәге – өметле

С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе зурлап 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Халык традицияләрен, мәдәниятен, телен сак­лау һәм үстерүдә зур роль үтәгән мәгариф учагы өчен бу күркәм дата озын юлның башы гына әле дисәк тә була. Әмма күпме буынга белем-тәрбия биргән, көчле педагогик состав туплаган, бихисап программа-проект­ларны тормышка ашыр­ган гимназиянең үткәннәргә нәтиҗә ясап, горурланырлык уңышлары, тәҗрибә уртаклашырлык байлыгы бар. Үткәне – матур, киләчәге – өметле. Без моңа бирегә килгән саен инанып кайтабыз.

Шушы матур юбилейны гимназия күңелле үзгәреш­ләр белән каршы алды. Инде билгеле булганча, быел капиталь ремонт ясалды. Әйтерсең лә, диварларыннан да миллилек ташып тора. Бинаның эче, территориясе ялт иткән, укытучыларның һәм укучыларның бердәм формадан йөрүе аеруча күңелгә рәхәтлек бирә.
Бәйрәм концерты укучылар түгел, ә нәкъ менә укытучыларның «Уфтанма! Һәр көнгә сөенеп, дөньяда яшәүгә ни җитә?!» дигән канатлы сүзләр яңгыраган җырга күмәк биюдән башлануы кунакларны әсир итте. Менә шулай, педагоглар, кирәк икән, җырлый да, бии дә.

Гимназия коллективына муниципаль ра­йон башлыгы котлауларын урынбасары Николай Бызин җиткерде.

– 30 ел – ул яңа казанышларга, югарылыкка һәм уңышларга ирешү өчен кузгалу ноктасы һәм юл башы гына. Һәр укучыны тәрбияләүгә көн саен бәяләп бетергесез хезмәт куйган барлык педагогларга зур рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, барлык уйланган идея­ләр һәм проектларның тормышка ашуын телим! – диде ул.

– Горурланып әйтә алам – коллективым эшчән, татар җанлылар, ә балалар сөйләм телләре, үзләрен тотышлары, туган телебезне яратулары белән аерылып тора. Шушындый мәһабәт бинада гөрләп, яратып эшлибез һәм безнең өйгә кайтасы да килми ди­сәм, арттырмам. Безгә заманча, якты бинада эшләргә һәм укырга мөмкинлек биргәннәре өчен рес­публика, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Ветеран укытучыларга хөрмәтебез чиксез, алдыгызда баш иябез. Киләчәктә дә дусларыбыз, уку йортлары белән кулга-кул тотынып, үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүдә, белем бирүдә хезмәт юлыбызны дәвам итәрбез дип ышанам. Бәйрәм белән! – дип теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлинә Саттарова.


– Гөлинә Рөстәмовна нинди генә эшкә алынса да, аның таләп­ләре югары. Һәр мәктәп мондый ремонт белән мактана алмый. Моның өчен күп ишекләр шакыган район җитәкчелегенә рәхмәт. Гимназия районда милли мәгарифнең үзәге булып тора. Соңгы өч елда гына да татар теленнән төп дәүләт имтиханын бирүчеләр саны артуын шатланып күзәтәбез. 2022 елда бу фәнне 23 укучы сайласа, 2023 елда – 92, ә 2024 елда 203 укучы имтихан бирде. 2024-2025 уку елында исә, 9нчы сыйныфтан соң, 256 кеше татар теленнән имтихан тапшырачак дип торабыз. Бу районыбызның көчле команда тырышлыгы дияр идем. Әлбәттә, гимназиягә яңа үрләр телим! – дип җиткерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

Гимназиягә 1994 елда, Осиново урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында гражданнарның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру максатында, хакимият башлыгы карары белән нигез салына. Беренче директор итеп Рәисә Кадыйрова билгеләнә. Тәҗрибәле җитәкче буларак, штатны иҗади, милли кадрлар белән тулыландыра. 2001-2008 елларда директор вазифасында Вәсилә Ярхәмова армый-талмый хезмәт итә. Аннан, 2010 елга кадәр Илшат Сафин гимназиянең материаль техник базасын ныгытуда зур көч куя. 2010-2018 елларда җитәкче Фаил Абдрахманов була. Ул елларда өлешчә капиталь ремонт ясала. Һәм инде 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр гимназиянең хуҗасы – Гөлинә Саттарова. Аз гына вакыт үтсә дә, мондагы үзгәрешләр бихисап. Ул материаль-техник базаны ныгыту гына түгел, ә уку-укыту процессында инновацияне куллануны максат итеп куя. Гимназиядә 468 укучы укый. Аларга югары тәҗрибәле 43 укытучы белем бирә. 

Булдыклы, таләпчән гимназия директоры Гөлинә Саттарованы, кайгыртучан сыйныф җитәкчеләрен, укытучыларны, укучыларны һәм барлык хезмәткәрләрне юбилей белән котлыйбыз! Киләсе күркәм бәйрәмнәрне тагын да зуррак уңышлар белән каршы алыга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев