Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урамда буран. Күп кенә трассалар ябык, ә Норлат волонтерлар штабында, шундый һава торышына карамастан, Норлат, Бакырчы, Карашәмнән 30 волонтер җыелган

Аларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә 18 маскировка челтәре, 10 «пятиточечник», 15 тактик носилка – махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерләнгән барлык гуманитар йөк тутырылган.

Эш ахырынача бер минут та туктап тормый, аны тәмамлагач кына, волонтерлар түгәрәк өстәл артына чәй эчәргә һәм планеркага җыела.

-"Сугышчан туганлык"ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөк җибәрү өчен өстәмә рәвештә шимбә көнне дә эшләргә карар иттек. Бүгенге гуманитар йөкне Карашәм, Бәчек, Бакырчы, Кече Шырдан, Күгеш, Акъегет, Мулла Иле авыллары волонтерлары алып килде. "Халык фронты"ның хөрмәтле волонтерларына, битараф булмаган авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев