Бүген без, мәктәбебездә еллар дәвамында армый-талмый хезмәт куеп, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем дөньясына тәүге адымнарыбызны ясатучы, акны — карадан, яхшыны — яманнан аерырга өйрәтүче кадерле укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Зиганшина Фидәлия Касыйм кызы янына барып, аны матур бәйрәме — Укытучылар көне белән котлап кайттык.
Хөрмәтле Фидәлия апа!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!
Сезнең күпьеллык фидакарь хезмәтегез, бай педагогик тәҗрибәгез, сабырлыгыгыз, җылы сүзләрегез һәм акыллы киңәшләрегез безнең өчен бүген дә бик кадерле. Сез безгә белем генә түгел, кешелеклелек, шәфкатьлелек, намуслылык һәм яхшылыкка омтылу кебек мәңгелек кыйммәтләрне дә бүләк иттегез.
Сез — безнең өчен чын Остаз, күңелләрдә тирән эз калдырган кадерле Укытучы һәм үрнәк алырлык олы шәхес. Еллар узса да, мәктәп еллары, сезнең дәресләрегез, киңәшләрегез һәм җылы карашыгыз күңелләрдә матур хатирә булып саклана.
Аллаһы Тәгалә сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, гаилә бәхете, озын гомер һәм мул тормыш насыйп итсен! Һәр көнегез хөрмәт, шатлык һәм рәхмәт сүзләре белән тулып торсын!
Без сезнең укучыларыгыз булуыбыз белән горурланабыз!
Хөрмәт һәм ихлас рәхмәт белән — Күгеш урта мәктәбенең 1992 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
Нет комментариев