Укытучы итеп мине Аллаһ яраткан
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Укытучы итеп мине Аллаһ яраткан

30 ел гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Марат Гомәр улының һөнәри юлы.

Укытучы... Бу сүзне зур хәрефләр белән язу өчен дәрес бирү генә җитми. Иң мөһиме – баланың күңеленә юл табу, аны үзеңнән алда күрү, кирәк чакта таяныч булу, кайчакта таләп итү һәм еллар узгач та укучы күңелендә калу.

Чын педагог мәктәп бусагасын атлап кергәндә генә укытучыга әйләнми. Аның сабырлыгы да, кешелеклеге дә, тормышка мөнәсәбәте дә дәрес бирә. Олы Ачасыр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Марат Гомәр улы Гатиятуллин – нәкъ шундый остазларның берсе. Үзе дә: «Укытучы итеп мине Аллаһ яраткан», – ди ул. Әлеге сүзләрдә аның утыз еллык педагогик юлының мәгънәсе дә, һөнәренә мөнәсәбәте дә, күңелендәге рәхмәте дә бар.

Фото: редакция архивыннан

«ГОМЕРДӘ ДӘ УКЫТУЧЫ БУЛМЫЙМ!»

Кызык, бүгенге Марат Гатиятуллинны белгән кеше аның кайчандыр укытучы булырга бөтенләй теләмәгәненә ышанмас та. Олы Ачасыр мәктәбендә тарих укытырга яшь педагог – Наил Фаилевич кайта. Маратларның классы шук: 17 малай, 8 кыз. Яшь укытучыга дәрес алып баруы һич кенә дә җиңел булмый. Аны кызганып, бервакыт Марат:

– Наил Фаилевич, ник соң укытучы булдыгыз? Нигә бу һөнәрне сайладыгыз? – дип сорый.

Яшь укытучы аңа карап:

– Үзең дә укытучы булырсың әле, – ди.

«Минме? Юууук! Гомердә дә мәктәпкә аягымны атламыйм!» – дип җавап биргәнен ул бүген дә елмаеп искә ала.

Тормыш исә үзенчә хәл итә. Ак халатлы теш табибы булу хыялда гына кала. Ә Педагогика институтына керергә бер балл җитми. Әнисе югары белем алырга үгетли. Мәктәп директоры Хәдис абый Фәйзуллин исә аны озайтылган көн төркеменә эшкә чакыра. Шулай итеп, «гомердә дә укытучы булмам» дигән егет мәктәпкә килеп керә.

«МАРАТ АБЫЙ»ДАН МАРАТ ГОМӘРОВИЧКА КАДӘР

Беренче укучылары бүген дә Марат абыйларын аерым җылылык белән искә ала. Чөнки авыл мәктәбендә бала белән укытучы арасындагы мөнәсәбәт үзгә. Ул чакта исем-фамилия белән түгел, «абый», «апа» дип эндәшәләр иде. Олы Ачасыр мәктәбенең өченче сыйныфта укыган балалар янына озын буйлы, мыеклы, куе чәчле чибәр егет кайтып керә.

Мин укыган сыйныф иде ул. Озайтылган төркемгә билгеләгән укытучы егет-абыйны бик тиз үз иттек. Шуның кадәр яраттык ки, алдына менеп утырабыз, мыегын тотып карыйбыз. Ә ул ник кычкырып бер сүз әйтсен! Чөнки ул гади, үз кеше иде. Еллар узды. Кичә генә «Марат абый» дип алдына менеп утырган балалар югары сыйныфка җиткәндә, Марат Гомәр улы инде Казан дәүләт университетын тәмамлап, безгә дәрес бирергә кайты.

Фото: редакция архивыннан

Аның беренче педагогик адымнарында Гөлҗиһан апа Гайнуллинаның ярдәме зур була. Соңрак, Марс Маликович директор булып билгеләнгәч, Марат Гомәр улы завуч вазифасына күчә. «Юк, миннән булмый», – дип карышса да, бу эшне дә үз җилкәсенә ала, 23 ел җаваплы хезмәтне башкара. «Марс Маликович эшләргә бик нык өйрәтте», – дип искә ала ул.

«ӘНИЕҢ ҮЗЕҢНЕКЕ ТҮГЕЛ», – ДИГӘН СҮЗЛӘРГӘ ЫШАНМЫЙ

Марат Гомәр улының балачагы гыйбрәтле. Аңа нибары бер яшь ярым булганда, әнисе Хәлбәрия алты баласын калдырып, 37 яшендә авырып вафат була. Марат әнисен тамчы да хәтерләми. Алты айдан соң әтиләре яшьтәше, авылдашы Фатыймага өйләнә. Ул балаларны үзенекедәй якын күреп үстерә. Хәтта, үги итеп чит кагармын дип, бала да тапмый. Әмма язмам героеның балачакта урамда ишеткән кайбер сүзләр күңеленә уелып кала:

«Әниең үзеңнеке түгел бит...»

Яшьтәшләре, әбиләр гел шул сүзне кабатлый. Ул моңа ышанмый, чөнки гаиләдә бу хакта беркем бер сүз әйтми. Ә 18 яше тулгач, дөреслек ачыла: Фатыйма әнисе аңа барысын да сөйли, әтисе Хәлбәрия әнисенең каберен күрсәтә. Ләкин Марат өчен Фатыйма әни чит кеше булмый. Ул аны үстергән, тәрбияләгән, алты баланы бергә җыйган, туганлык җепләрен саклаган олы йөрәкле ана.

– Миңа ул үз әнием кебек. Әйе, кырыс холыклы, таләпчән иде. Әмма шулай булмаса, без – алты баланы бер учка җыеп тора алыр идеме? – ди әңгәмәдәшем.

«АВЫЛНЫ САКЛАРГА, КҮТӘРЕРГӘ КИРӘК»

Марат Гомәр улының тормышы мәктәп белән генә чикләнми. Бер чорда авыл җирлеге башлыгы булырга тәкъдим итәләр. Баш тартса да, авылны сакларга, күтәрергә кирәк, дигән сүзләр аны уйландыра.

Җиде ел авыл җирлеге рәисе булып эшли. Йокысыз төннәр дә була, җаваплылык та җитәрлек. Кешеләр белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен ул шунда аңлый.

Аннары Васильевоның өченче мәктәбендә эшли: ике ел завуч була, татар теле укыта. Ләкин туган авыл, туган мәктәп барыбер үзенә тарта. Олы Ачасырга кайта. Тарих фәнен дә укыта, татар теле һәм әдәбиятын да. Чөнки аның урыны – биредә.

«БАЛАЛАР АЕРЫЛА. ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ»

Утыз ел мәктәптә эшләгән кеше өчен бүгенге укучы белән элекке укучыны чагыштыру табигый. Марат абый моны зарлану өчен түгел, борчылып әйтә.

– Элек укучыларның күзләрендә очкын бар иде. Нидер майтарасылары килә, үзләре тәкъдим белән чыгалар иде. Хәзер исә аларны кызыксындыру авыррак. Элек «бүген эшкә барабыз» дисәк, бөтен класс ура кычкыра иде, – дип искә ала ул.

Ләкин чын укытучы заманны сүгеп кенә калмый. Үзе дә үзгәрә. Яңа методикаларны өйрәнә, электрон көндәлек белән эшли, технологияләрне үзләштерә.

УЛ ХАТЫНЫН ДА УКЫТКАН

Фото: редакция архивыннан

Марат Гомәр улының гаиләсендә дә мәктәпнең үз эзе бар. Хатыны Рәзинә белән яшь аермалары биш ел. Ул мәктәпкә эшкә килгәндә Рәзинә әле 11нче сыйныфта укый. Ул вакытта ук күңеленә кереп калган кызны Марат абый сабыр гына көтә. Клубка чыга башлагач, озатып куя. Һәм 28 яшендә өйләнә.

Бүген алар ике кыз тәрбияләп үстерә. Гөлгенәләре шәфкать туташы, Әминәләре педагогика көллиятендә бе­лем ала.

Фото: редакция архивыннан

ҖЫРЛЫЙ БЕЛҮЕН ДӘ МӘКТӘП АЧКАН

Марат Гомәр улының бик моңлы җырлавын райондашларыбыз да белә. Әйе, ул – җырчы укытучы. Әтисе җырламаса да, тавышы матур була, сәләт аннан күчкәндер. Ә үзенең җырлый белүен ул Гөлҗиһан апа Гайнуллина ярдәмендә ача. «Яшермим, башта ояла идем. Күңелдә балачактан калган кимсенү бар иде. Ләкин укытучылар миңа канат куйды. Алсу Сөбханкулова «Су анасы»н сөйләргә өйрәтте. Норлатта уйнап, 1нче урынны алуым хәтердә», – ди ул.

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНА КАЙТТЫМ

Укытучымның салмак кына һәр сүзен уйлап, җепкә тезгән кебек сөйләвен сәгатьләр буе да тыңларга риза идем. Мин дә аның белән балачагым, яшьлек елларына, авыл мәктәбенең гөр килеп торган чакларына кайттым...

Марат абый, сезгә озак еллар укучыларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын иде. Барлык остазларымны, Олы Ачасыр мәктәбе коллективын, ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, бәхетле гомер кичерүләрен телим.


Нет комментариев