Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Тукай - безнең йөрәкләрдә”

19 нчы апрель көнне, Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Мәрдән кызы Филиппова инициативасы буенча, Мулла Иле мәдәният йортының матур залы бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның иҗатына, тормышына дан әйтү максаты белән “Тукай - безнең йөрәкләрдә” исемле районкүләм бәйгегә тирә-як авыллардан шигырь укучыларны җыйды.

Тукай! Нинди бөек исем.


Ул-безнең йөрәкләрдә. Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, Тукай җырлары, Тукай әкиятләре каршы ала. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен сөйләгән һәм "Бишек җыры"н көйләгән.
Әйе, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
Бәйге мәктәп укучылары тарафыннан Тукайга багышланган матур тантана белән башланып китте. Габдулла Тукайның балачагы, гомер сәхифәләре һәм иҗаты шигырьләрдә, җыр һәм биюләрдә чагылды.

Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры- “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.

Бу сүзләрне укыганда тәннәр чемерди, ирексездән күзләр яшьләнә.


Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү, аны популярлаштыру, яшь буынны татар шигъриятенә, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, туган телебезгә мәхәббәт уяту, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү – бу безнең төп бурычыбыз.

Бәйгедә шигърияткә гашыйк булган 5-10, 11-14, 15-17 һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булган категорияләрдә 40 ка якын шигырь укучы катнашты.
Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен йөрәкләре аша үткәреп, әһәңле итеп сөйләделәр. Кечкенә балалар “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, ”Бала белән күбәләк”, “Туган авыл” шигырьләрен бик яратып сөйләсәләр, зуррак сыйныфларда укучылар “Ана догасы”, “Пар ат”, “Милли көйләр”, “Китмибез”, “Теләнче”, “Алдандым” кебек җитдирәк шигырьләрне зур осталык белән башкардылар.


Шигырь бәйгесен өч кешедән торган жюри – Мулла Иле төп белем мәктәбе директоры - Фәнис Дәмир улы Кәбиров, Мулла Иле авылы ветераннар советы җитәкчесе – Гөлсинә Гомәр кызы Сәлахиева һәм Күгәй мәдәният йорты җитәкчесе – Алмаз Хәзинур улы Шәйхнуров карап, бәя бирделәр.
Барлык катнашучыларга да җиңүче грамоталары тапшырылды.

Шунысы куанычлы, шигырь бәйгесендә ир балалар да шигырь укып, җиңү яуладылар.

“Гомумән, чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. Шуңа да әлеге бәйгедә җиңелүчеләр булмады дип саныйм. Ә оештыручыларга шушы матур чараны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - диде үз чиратында жюри рәисе, мәктәбебез директоры Фәнис Дәмир улы Кәбиров.


Бәйрәм ахырында мәдәният йорты залына сыймыйча бар җиһанга татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел” җыры яңгырады.


Бу бәйрәмдә үз өлешен керткән һәркемгә, һәрбер шигырь укучыга зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Аерып рәхмәт әйтәсебез килә шулай ук Мулла Иле, Норлат, Күгәй, Акъегет авыллары мәктәпләренә. Алар аеруча да зур активлык күрсәтте. Шушы мәктәпләрнең һәрберсе бу бәйгегә 10 га якын бала әзерләп килгәннәр иде.


Бөек шагыйребез безнең күңелләрдә мәңге яши, эшебездә, тормышыбызда безнең белән гел янәшә бара.

 

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев