Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Туган авылым табигатенә хозурланып, яраткан гаиләм янәшәсендә барына шөкер итеп яшәвем белән мин бәхетле!» - Гөлчәчәк Шиһапова

«Кала тормышына һич кенә дә кызыкмадык, авылда төпләндек һәм бу адымыбызга сөенеп туя алмыйбыз», – ди без танышып, аралашып кайткан яшь гаиләләр. Гаилә елында, озак еллар бергә тигезлектә яшәгән парларны гына түгел, ә авыл җирендә гөрләтеп тормыш алып баручы яшьләр турында да язарга булдык. Нәкъ менә шул максат белән Карагуҗага юл тоттык.

32 яшьтә генә булуына карамастан, Гөлчәчәк Шиһапова Карагуҗа балалар бакчасы мөдире. Ул шушы вазифага урау юллар аша килгән.

– Үзем – Кече, ирем – Олы Карагуҗадан. Фәнил белән яшь аермасы бер ел гына, бер мәктәптә укып, 6нчы сыйныфтан ук бергә без. 8 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып, күпләр кебек калада төпләнеп калдык. Улым Рамазан тугач, авылга кайтырга дигән карарга килдек, чөнки балалар бакчасында урын юк иде. Нәкъ менә шул вакытта Карагуҗа мәктәбенең беренче катын балалар бакчасы итеп үзгәртеп ачканнар гына иде, мине завхоз буларак эшкә чакыр­дылар.

Иремнең төп йортында әти-әни белән яши башладык. Икенче сабыем белән декретка киткәч, балалар янына кире кайтырмын дип уйламаган идем. Аннан, төп йорттан аерылып чыгып, Мәктәп урамында йорт сатып алдык. Кызыма 8 ай булганда мине җирлек башлыгы Марат Госманович мөдир булып бакчага эшкә чакырды. Әти-әниләр белән киңәшләшкәннән соң, ризалыгымны бирдем. Әни кызымны карарга ярдәм итте, рәхмәт яусын. Шушы җаваплы вазифаны башкаруыма да җиде ел була икән. Ирем, шулай ук, авыл җанлы кеше. Гаилә башлыгын бер арттырусыз алтын куллы дияр идем. Түбә ябучы булып эшли, кулыннан килмәгәне юк. Казанга да бара, тирә-юнь авылларга да чакырып торалар. Бүгенге көндә, мәсәлән, Юртыш авылы мәчете түбәсен яба. Иң әүвәл, сатып алган өебез бик зур кебек тоелса да, тора-бара үз проектыбыз белән яңасын саласыбыз килде, – дип сөйли әңгәмәдәшем Гөлчәчәк үзе белән таныштырып.

Максатчан, тырыш Шиһаповлар гаиләсе хыялларын тормышка ашыра да…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №42 (25 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев