Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тиктормас (Балачак хатирәсе/дәвамы)

Дәвамы. Башы 12, 13, 14нче санда.

...Кинәт «Паштайлар» яныннан, урамны тузанга күмеп, менеп килүче калхуз машинасы күренде... Мизгел эчендә баш мием, я үләсең, я каласың дигәндәй, дилбегәне текә Инеш тавына бордырды. Машина тияр-тимәс янымнан выжлап узып китте. Мин түбәнгә очтым…

... Күпме аңсыз ятканмындыр, белмим. Соңыннан кер чайкаучы хатыннар сөйләвенчә, барысы да күз ачып йомганчы булган ди: Инеш янындагы зур ташка килеп бәрелеп, үзем бер читкә очканмын, «атым» исә, улаклар янына мәтәлеп җан-тәслим кылган. Бер дә карарлык җире калмаган иде шул мес­кенкәйнең.
...Янымда биш-алты хатын-кыз, уртада мескен кыяфәттә Рәшит басып тора. Әллә мине жәлләп, әллә яңа велосипедын кызганып еламсырый иде. Минедер инде, туганнар бит. Соңыннан орышмады да, сүз дә әйт­мәде үзе... Шактый вакыт Дилә апаларга кача-поса ите умырылган ботны бәйләтергә йөрдем. Ярый әле әни Казанга укырга киткән иде, соңыннан белсә дә, артык орышмады…

...Кыш. Чытырма суык. Кар бабай карны мулдан биргән быел, сыртлап-сыртлап, урамнарда таулар ясап өйгән. Ләкин безне мондый таулар гына канәгатьләндерми. Тау тау төсле булсын: озын да булсын, текә дә булсын, тирән чокырлары да булсын, егылсаң күздән ут чыгарлык та булсын! Тәүбә, тәүбә, әбиләр әйт­мешли. Аллаһ язмаган сүзне сөйләмә, дисәң дә, булды инде анысы да, уты да чыкты, чаңгысы да сынды. Ник миңа гына туры килеп торадыр, малай, белмим инде.

Әти кондуктор бит минем.
Вообще ярты авыл кондукторлар безнең: Хәмзә абый, (кушаматы исемнән чыккан, аннары әйтермен. Кушаматсыз кеше кеше түгел, канатсыз кош кебек бездә...), Гәрәчке Әмире, Нотфый, Паштай Гумәре, Баһау Сөләймане, Җәләл Мәгъсүме, Питыйк Мансуры, Таз Сөләймане, Гамыр Гумәре, Газем Фәрите, безнең әти белән бертуган Сания апайның ире күркә Бәһраме... Саный китсәң күп инде алар. Элек грузчиклар авылы булса, хәзер исә тимер юлчыларныкы.
Әтинең өйдә тавыш чыгарып шартлый торган петардалары, яшел, кызыл, сары яктырткычлы фонары, төрле төстәге сигнал флаглары бар. Кышкы салкыннарда кияргә туны, толыбы, сырган чалбарлары да бар. Аннан... башкалар кебек кушаматы да бар – Питыр Мәгъсүме. Петрдыр инде ул. Каян чыккан бу кушамат дисәң, Әндери урыслары белән бик дус булгангадыр инде. Әнә Әндеридән Васька Косой (дядя Вася) еш килә безгә. Утыралар да икәүләшеп көннәр буе «Дружба» бензопиласын төзәтәләр. Иске булганга ватыладыр инде…

Әти кондуктор булып эшләгәч, Волжскидагы Зәрә­дән («Заря» агач эшкәртү комбинаты. авт.) таяклары белән брак чаңгылар алып кайткалый. Аңа резин табанча кагып, итек кию өчен каеш кидертеп, бау бәйләүне дә ул эшләп бирә. Минем эш чаңгы шуу, чаңгы сындыру...
Кайда гына чаңгы шумыйбыз без: Хәблә талы яны да, Иске күпер яны да, Ак Тау да, Имәнлек яны да, Бурашлык та калмый…

Дөрес, мәктәптә дә чаңгы шудырталар. Ләкин анда күбрәк вакытка йөгерәбез. Безнең класста иң оста чаңгычы Самый (Самат). Ну чабып та карый инде, малай. Үзе кечкенә, үзе арык, армый да бит, элдертә генә, каян килгән диң син шул кадәр көч, җитезлек! Сугыш чукмары да үзе! Ә мин исә төрле фигуралар ясап текә таудан шуарга, трамплиннан сикерергә яратам…

... Менә монда, күрәсезме, Ак Тауның иң текә җире. Аста Сәкел буйлап ак үзәнлек изрәп ята, кар бүрекле таллар, авыл астында зират өсте карт агачлардан күгелҗемләнеп күренә, арырак калхуз фермалары, кашта таралып утырган авыл төсмерләнә.
Ә түбәндә, тау астындагы үзәнлектә, малай-шалайның исәбе-хисабы юк, кыз-кыр­кын да җитәрлек. Ял көне бит, халык дучирта монда!

...Тәвәккәлләп чаңгы таяк­лары белән еш-еш этенә-этенә шуып төшеп киттем. Минем арттан дустым Зөфәр дә иярде. Чаңгы юлы шома, бормалы-сыр­малы, фигуралы шуу өчен спортсменнарга махсус ясалган диярсең. Ну без дә төшеп калганнардан түгел лә! Үземнән-үзем бик тә канәгать булып (авыз-колакта), бөгелеп, арт санны арткарак җибәрә төшеп, таяклы кулларны як-якка кысып очам, малай... Колак артымда җил сызгыра, кояш күзләрне камаштыра, Астан барысы да сине күзәтә, соклана сыман. Син оста, син спортсмен, чемпион... Бер борылыш, ике, өч... Тизлек артканнан арта... Трамплин... Аллаһка шөкер, монысыннан котылдым. Җирдән күтәрелеп, берникадәр очып барганнан соң, чаңгылар шапылдап янә чаңгы юлына килеп төшә. Тизлек кульминацион моментка якынлаша... Икенче трамплин... Монысы биегрәк... Чаңгылар янә күккә, мин теләгән биеклеккә ыргыла. Кулымдагы чаңгы таяклары кош канатыдай җилпенеп канат кагыналар да... җилпенә-жилпенә, җирнең тарту көченә буйсынып, тынып калалар. Гәүдәм белән изрәп яткан үзәнлекне сискәндереп, кар астына чумам, өстемә гөрселдәп Зөфәр дус та килеп төшә…

...Я, Раббым, миннән дә бәхетсез, пешмәгән малай бармы икән ул бу җиһанда?! Булмады, тагын булмады, көләдер инде малайлар. Кызлары да күрде бит ичмасам! Их...
...Өйгә һич тә кайтасы килми. Тагын орышырлар инде, сынган чаңгыларны күргәч тә...
Уррааа, Хәмзә абыйның кушаматы тәки искә төште бит – Макан Хәмзәсе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев