Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Иле авылыннан супер яңалык – райондашларны котлыйбыз!

Хәтерләсәгез, өч атна элек Тау Иле авылында су башнясын алыштыру эше башланып китте, дип язган идек инде.

Ә аңа кадәр тау илелеләр су мәсьәләсен йөз тапкыр күтәргәннәре булгандыр, күп зарланган иделәр.

– Бу башня белән күпме җафаландык, ике көннең берендә су басымы төшеп, кешеләр безгә шалтыратып, мәш килдек, – дип сөйли җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова. – Аллаһка шөкер, быел район башлыгы Михаил Павлович мөмкинлекләр табып, бюджеттан 1млн 200мең сум акча бүлеп бирде. Бәхетебез күккә җитте!

Бу эшләрне башкару өчен Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы белән килешү төзелде.

– Шуны да әйтмичә булдыра алмыйм – әлеге эшне башкаручы Ленар Садриев җитәкчелегендәге Норлат ТКХсына олуг рәхмәтемне белдерәм. Алар су башнясын сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эксплуатациягә тапшырдылар. Ленар Ринатовичка аерым рәхмәтләрне җиткерәм, бөтен процессларны үзе контрольдә тотып, ял көннәре булсынмы, эш сәгатеннән тыш та эшләп, вакытында тапшырыйк дип тырышты. Ин шә Аллаһ, Тау Илебездә су проблемасы башка булмас, дип өметләнәбез.

МашАллаһ, тагын бер авылның җитди проблемасы хәл ителде. Михаил Павлович, ТКХ хезмәткәрләре мең яшәсен! Әй яратабыз инде шатлыклы хәбәр җиткерергә! Тау илелеләр, сез мондамы ул? Комментарий язып китегез – рәхмәт сүзе күңелдә генә ятып калмасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев