Татарстанның Яшел Үзән районында Булатка елгасының 1,72 километрын чистарттылар
Татарстанның Яшел Үзән районында Норлат авылы янындагы Булатка елгасы участогын тәртипкә китерделәр.
Чистартылган өлешнең озынлыгы 1,72 километр тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Эшләр федераль проект кысаларында алып барылды. Чистарту чаралары 2025 елда башланып, ике ел дәвам итте. Белгечләр елга төбендәге утырмаларны алдылар, яр битләрен тигезләделәр, проблемалы участокларда таш өемнәре ясадылар. Бердәм башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүче 450дән артык кеше хәзер ташкыннардан ышанычлырак сакланачак.
«Казань КП»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев