Норлатның «Өмет» штабына райондашлардан ярдәм килүнең туктаганы юк.
Бу көннәрдә Татар Танае халкы тарафыннан 35 капчык бәрәңге, 6 капчык яшелчә (кишер , суган, чөгендер, кәбестә, сарымсак), 41 литр бал, 51 000 сум акча, азык-төлек, кием-салым, гигиена һәм беренче кирәк-ярак әйберләре тапшырылды.
– Норлат авылының ветераннар советы, «Өмет» волонтерлар штабы Татар Танае авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллинга һәм авыл халкына рәхмәтләрен җиткерә. Бу ярдәм егетләребез өчен бик тә мөһим. Ә инде фронтка ярдәм фондына тапшырылган акчага сугышчылар өчен 2 генератор һәм җылы эчке киемнәр сатып алыначак, – дип җиткерде Роза Ягудина.
Нет комментариев