Дөнья куабыз, планнар корабыз, көндәлек мәшәкатьләр белән яшибез... Ләкин кем генә булсак та — баймы, ярлымы, зур дәрәҗәләргә ирешкәнме — барыбызның да соңгы барасы урыны бер. Ул — мәңгелек йортыбыз.
Менә шушы изге төшенчәне күңелләрдә саклап, Татар Танае авылының ир-егетләре бердәм булып зиратны тәртипкә китерү өмәсенә җыелды. Зират өстен чистарту, агач-куаклардан арындыру, әрвахларыбызның каберләрен тәртиптә тоту — болар барысы да үткәннәргә хөрмәт, мәрхүмнәрне онытмау һәм киләчәк буыннарга матур үрнәк күрсәтү ул.
Борынгылар юкка гына: «Бер савап эшләсәң, үзеңә меңе белән кайта», — димәгәннәр. Чыннан да, күмәк эшнең бәрәкәте зур, ә изге гамәлнең савабы тагын да зуррак.

Авылыбызның матурлыгы, бердәмлеге һәм киләчәге — үзебезнең кулда. Бүгенге өмәдә катнашкан һәр авылдашыбызга, кул көче һәм күңел җылысы белән ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән мең-мең рәхмәт! Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләрегезне кабул итсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бәрәкәтле гомер насыйп итсен!

Әрвахларыбызның рухлары шат, каберләре нурлы, урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Ә безгә исәннәрнең кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, шушы матур бердәмлегебезне югалтмыйча яшәргә язсын!
Күмәк көч — тау күчерә, ә изге ният белән башкарылган эшнең савабы мәңгелек! Катнашкан һәркемгә Аллаһның рәхмәте яусын!
Нет комментариев