Татар Танае авылы мәдәният йортында көзге уңыштан «Җәйге мәшәкатьләр - көзге табыннар» дигән традицион уңыш күргәзмәсе оештырганнар
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар.
Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Татар Танае авылы мәдәният йортында көзге уңыштан «Җәйге мәшәкатьләр - көзге табыннар» дигән традицион уңыш күргәзмәсе оештырганнар. Биредә яшелчә, җиләк-җимеш культураларының берничә төре һәм кышка кабымлыклар, салатлар, помидор-кыярлар, кетчуп, солянка тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев