Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Талантлы син, кеше туганым!”

Татар моңсыз яши аламыни – Татар күңеленә моң кирәк, Тальяныңны гына сузып җибәр, Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк!

24 март көнне Олы Карагуҗа авылы халкын, үзәкләштерелгән система кысаларында 13 тапкыр үтүче “Язгы моңнар-2023 ел” бәйгесе кабат мәдәният йортына җыйды.

Әлеге кичәдә тәкъдим ителгән барлык күренешләр, авылның өлкән буынына, яшьләренә һәм киләчәк буынга да үрнәк булырлык олы хезмәт башкаручы, Карауҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе, бихисап кешегә остаз булырлык кеше Миләүшә Марсель кызы тарафыннан әзерләнгән. 

-Бәйгебезне “Яшәү шундый матур”җыры белән талантлы егетебез Алмаз Рәхимов ачып җибәрде. Кичәнең дә исеме “Талантлы син, кеше туганым!” дип юкка гына әйтелмәгән, чөнки нәкъ безнең Карауҗа авылы күпкырлы талантларга бай, алар барысы да тамашачы алдында чыгыш ясадылар. Килгән авылдашларга да зур рәхмәтемне җиткерәм, тын да алмый безнең кичәне карап утырдыгыз, матур сүзләр җиткердегез. Авыл халкы шулай бердәм, дус яшәгәндә генә, авыл яшәр,ә без үз чиратыбызда, янып-гөрләп эшләрбез, - дип сөйли авылның мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.


📝Авыл халкының фикерләрен дә сезгә тәкъдим итәбез.
 

-Ай-яй бигрәк матур концерт оештыргансыз, кыска вакыт эчендә генә дә шул тиклем әзерләнеп була дип уйламый идек.
 

👏- Миңа аеруча да сәхнә бизәлеше һәм утлар ошады. Җылы, якты нур бөркелеп тора.
 

👏-Сокланып гармунчылар чыгышын күзәтеп утырдым, оста да уйныйлар инде мин сиңа әйтим. Халык шул кадәр моңга сусаган икән, тын да алмадылар бит. Әле көнцерт беткәч тә таралырга исәпләрендә юк. Ә Зөлфәт Зиннуровның бу концертта катнашуы күңелләргә "май булып яты".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев