Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сорау-җавап

Исәнмесез.

Танай авылында 100 миллион­лык дамба төзүләрен райондашлар белә торгандыр. Бу республикакүләм эш. Яхшы, нәтиҗәле булсын. Бәлки киләсе елдан танайлыларны су басмас, дип уйлыйк. Ә быел мартның 14ләрендә үк идән аслары, нәүрәпләр, ишек аллары су белән тулды. Бәрәңгеләр, банка-банка ясалган кайнатмалар бар да су астында калды. Күбесенчә, су төнгә артып, базларга төшә.

Менә шуларны күз алдында тотып, йорт җирләр, сарай-базлар иминиятләштерелгән дә инде. Барлык документларны страховой агентка җыеп бирдек. Ел да аз гына булса да без пенсионерларга бераз өстәмә була иде. Ә быел, янәсе, безнең очракны «талые воды» – кар сулары дип, берничә кешегә генә страховка түләүләре була икән. Ә үткән елларда «талые воды» булмады микән? Әйтерсең җитәкчеләр үз акчаларын түли. Су килгәч, төн йокылары кача, баздан бәрәңге, банка чыгаручы, булышырга торучыны таба алсаң ярый ла...

Бу башбаштаклыкка юл куелырмы? Шундый хәлдә калучы авыл халкына ярдәм итәсе урында, үзләреннән биздерергә ярыймы инде.

Җавапны «АК Барс страхование» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Ирина Тыгина бирә:

– Эрегән кар сулары чынлыкта иминият очрагы түгел. Минем үземдә ел саен йортның аскы катын су баса һәм әйе, без төнлә бу вакытта йокламыйбыз, чиләкләр белән суны чыгарабыз. Әмма бу иминиятче җаваплылыгы түгел, ә гид­роизоляция төзелешенең дөрес башкарылмавы.
Гомумән, иминият законнары нигезендә, «иминият куркынычы» төшенчәсе ул – зыян китерүче очраклы көтелмәгән вакыйга! Хәтта язылган хәл гипотетик характерда һәм котылгысыз түгел! Шикаятьченең мәсьәләне күтәрүе дә үз файдасын эзләүдә, чөнки ул бу бәланең ел саен системалы рәвештә кабатлануын белә һәм «шуңа күрә дә иминиятләштерә».
Тагын бер кат кабатлыйм, «кар сулары басу» куркынычы – иминиятләштерү очрагы түгел (бу барлык иминият компания­ләрендә дә шулай). Әлеге авылда кайсыбер елларда ташу бик җәелә һәм менә шул сәбәпле су басу – иминият очрагы булып тора. Чынлап та, безнең Компаниенең Татар Танаенда күп кенә милек хуҗаларына китерелгән зыянны каплаган еллары булды. Ул вакытта яхшылык кылу һәм үз иминиятләштерүчеләребезгә карата хөрмәтле мөнәсәбәт саклау исәбеннән, су басу сәбәпләрен аныклап бүлмәскә һәм барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «хет бераз булса да» түләргә булдык.
Әмма законнар кырыслана һәм контрольдә тотучы органнарның таләп­ләре дә катгыйлана. Безнең иминият­ләштерү кагыйдәләрен бозарга хакыбыз юк.
Шулай да, һәр зыян күрү очрагы буенча безгә гариза язарга кирәк. Ә аның иминият очрагымы, түгелме икәнен үзәк офиста белгечләр хәл итә һәм сезгә җавап бирә. Агент – түләүче түгел. Һәрберегездән гаризаларны кабул итү кирәклеге турында мин агентларга җиткердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев