Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе дәвам итә

Балалар язган хатлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.

  Мондый язмалар ярдәм сүзләре генә түгел, ә рухны күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек. 

Солдат хат алгач, аңа билгесез кешедән булса да, ул барыбер иң көчле әхлакый ярдәмне тоя. Иң мөһиме, укучылар өйдән ерак кешеләр өчен җылы сүзләренең никадәр мөһимлеген аңлыйлар. 8-9 сыйныф укучылары  хатлар язып, аларны бизәп, өчпочмакладылар.

Солдатка хат.

Билгесез солдатка хатлар яздым.
Бар җылымны биреп хатыма.
Бары солдат шулай тугры кала
Ил алдында биргән антына.

"Синең белән без танышлар түгел,
Хатым китә, тиздән алырсың.
Туган яктан очып килгән хатны
Кулларыңа алып укырсың.

Минем өчен син- һәрвакыт герой,
Курку белмәс, батыр, Чын кеше.
Явыз дошман сине читләп үтсен,
Уңып барсын һәрчак бар эшең.

Без көтәбез сине, Батыр солдат!
Син бирешмә,син бит көчеңдә,
Җиңү белән тиздән кайтырсың син!
Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә!"

Рүзилә Сафиуллина
1 март, 2023 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев