Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шигъри җанлы якташыбыз

Диләрә Әхәт кызы Сафиуллина (Уразова). Яшел үзән төбәге Татар Танае авылында 1960 елда дөньяга килә.

Саф күңелле, хисчән кызчык кечкенәдән үк кулына каләм ала. Шулай итеп нәни күңелдән дүртюллыклар шытып чыга. Бүгенге көнгә кадәр аны тормыш юлында шигырьләре озата бара. 1979 елда язмыш аны Үзбәкстан якларына илтә. Ләкин туган җирне сагыну үзенекен итә. Ул яңадан туган Татарстанына, Яр Чаллы шәһәренә кайтып төпләнә. Язмыш аны Имәнлебашның уңган ир-егете белән кавыштыра. Диләрәне Имәнлебашлылылар якын кабул итә. Аның иҗатында Имәнлебашлылырга, авылга хөрмәт, кешеләрне, табигатьне ярату чагыла.

Бүгенге көндә алар Имәнлебаш авылында йорт тергезеп, кызлары, кияүләре, оныкларының куанычлы тормыш мәшакәтьләренә уралып, тормыштан тәм табып яшиләр.

Диләрә ханым бик иҗади, киң күңелле. Лаеклы ялда булуына карамастан авылыбызның мәдәни тормышында да теләп катнаша. Китапхәнәнең даими
укучысы да ул.

Имәнлебашым

Зәй төбәге булмаса да туган ягым,
Имәнлебаш булмаса да туган авылым,
Җаным-тәнем белән үз иттем мин
Бу авылның тирә-ягы табигатен.

Гәрчә туып үсмәсәм дә Имәнледә,
Тәпи йөреп китмәсәм дә урамында,
Мәктәбендә сабак алып йөрмәсәм дә,
Яшьлегемдә мәхәббәттән көймәсәм дә...
Бер күрүдә гашыйк иттем
Синдә үскән бер егетне.

Үз иттем мин салкын сулы чишмәләрне,
Җиләк исе аңкып торган аланнарны,
Исәрләнеп гөмбә җыйган урманнарны,
Рәхәтләнеп су коенган елгаларны.
Дан казанган – эш сөючән авыл халкын!

Хатирәләр

Туган ягым – Яшел Үзән,
Тал бишегем – Танаем.
Бик сагынган чакларымда,
Синдә ләззәт алаем.

Әй гүзәл син, туган авылым,
Тирә-ягыңда күлләр,
Шушы матурлыкны күреп,
Күтәрелә күңелләр..

Балачагым гөрләп үтте
Яраткан Танаемда.
Күл буенда бәбкә саклап
Табигать кочагында.

Еллар узгач та яңара
Балачак хатирәсе...
Карлы кышлар, ямьле язлар,
Җылы җәйнең иртәсе.

Кыш көнендә чаңгы шудык
“ Илина” тауларында
Ә җәйләрен су коендык
Гөбенә елгасында.

Кардан ачылгач яр буе
Бәбкә үләне шыта.
Бала-чага сөенешеп
Бар да шунда юл тота.

Ерганактагы сулар
Канауга таба ага.
Мин ясаган кәгазь көймә
Су буйлап юлын ала.

Ташу белән бозлар киткәч
Күл өсте ачылып кала.
Уйсу җирдә сулар белән
Балыклар ятып кала.

Язгы ташу вакытларын
Сагына минем күңел.
Көймәдә йөзгән чакларны
Мәңге онытачак түгел.

Май аенда бәйрәм ясый
Олысы, бала-чагасы.
Килә болыннарга барып,
Учакларны кабат ягасы.

Туйралыкта чәчәк җыю
Шулкадәрле рәхәт иде.
Балачакны – шул вакытны
Кире кайтарсаң иде.

Җәй көнендә җиләк җыйдык
Рус Танае тавында
Үзәннәрдә мәтрүшкәләр,
Гөмбәләр – урманында.

Онытырга мөмкин түгел,
Колхоз алма бакчасын.
Җыйган җиләк, алма, карлыганга
Азмы-күпме алдык акчасын.

Авылымның бик матур шул
Тирә-як табигате.
Шунда онытылып калды
Яшьлегем мәхәббәте.

Без яшь чакта күңеллерәк иде
Рәхәтрәк иде дөньялар.
Табигатьтә микән үзгәрешләр
Үзгәрдеме әллә кешеләр?

Материал һәм фото «ЯҮ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев