Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шатлыгы да, борчуы да уртак

Олы Карагуҗа авылы мәдәният йортында китап­ханә белән берлектә бик җылы, матур һәм истәлек­ле кичә гөрләп үтте.

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы ныклы оябыз. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан матур итеп, итәк тулы кыз, ул үстереп, тормыштан ләззәт табып, тигезлекнең кадерен белеп яшәүче гаиләләр – безнең кичәбезнең геройлары булды. Әйе, авылыбыздагы бик күп гаиләләр бәйрәмнең геройлары була алырлык, шөкер. Әммә без быел 44 һәм аннан да күбрәк еллар бергә тигез гомер иткән бәхетле парларны чакырдык. Ярты гасырга якын бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Мондый гаиләләрнең түбәндәгеләре безнең кичәбезнең кунаклары булды:

  • Мәсхүдә һәм Илдус Хисмәтуллиннар (58 ел),
  • Рәмзия һәм Искәндәр Зәйнуллиннар (49 ел),
  • Фәния һәм Госман Хөсәеновлар (48 ел),
  • Гөлнур һәм Илдар Хәкимуллиннар (47 ел),
  • Фирдания һәм Әнвәр Идиятуллиннар (47 ел),
  • Эльвира һәм Мәгъсум Зариповлар (46 ел),
  • Мөршидә һәм Васил Абдуллиннар (46 ел),
  • Илсөя һәм Зөфәр Ганиевлар (45 ел),
  • Рушания һәм Наил Каюмовлар (45 ел),
  • Равия һәм Таһир Сәгъдиевлар (44 ел),
  • Рахилә һәм Фоат Камалиевлар (44 ел),
  • Мәрзия һәм Госман Касыймовлар (44 ел),
  • Мәдинә һәм Нурислам Зиннәтуллиннар (44 ел).

Алар никахлашкан көннән 44-58 ел гомер узган.

Күпме юллар үтелгән дә, күпме сулар кичелгән. Тормышны да бер мактаганнар, бер сүккәннәр. Авыр­лыкларны сөйри-сөйри, бер якты көн килер дип, гел көткәннәр, өмет иткәннәр.
Күпме сөенечләр кичергәннәр, күпме күңелсезлек, утлар йотканнар. Шул чакта да матур булган гаилә дигән парлы йортлары. Авыр мизгелләрдә алар бер-берсенә терәк, бер-берсенә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, гомер кичергәннәр. Еллар авыр дип тормаганнар, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстергәннәр. Аларның игелеген күреп, саулык, җан тынычлыгы белән озак яшәргә язсын иде!


Гомер узганы сизелми дә калган, өйләнү кызыклы, гыйбрәтле хәтирәләр булып кына истә калган... Хәтта аның турында бик сөйләп тә булмый. Шәхси хисләрне изге санаганнардыр, мөгаен. Шуңа да бу парлар артыгын ачылып китми генә, татарга хас тыйнак­лык белән гаилә чыбылдыгын чүт кенә ачып карарга рөхсәт иттеләр. Шунысы өчен дә аларга зур рәхмәт. Тормышлары мул, балалары тигез, оныклары тәртипле-инсафлы, үзләре бәхетле тормышта парлашып, озын-озак еллар саулык белән гомер кичерсеннәр! Билгеле, мәхәббәт тә мизгел генә булып калырга тиеш түгел. Тормышыбыз­ның «меңнән-мең бәхил» сүзләре белән төгәлләнәсе бар. Үзеннән-үзе шушы шигъ­ри юллар искә төшә:

Мәхәббәтнең гомере чикләнмәгән,
Ул хас түгел бары яшьләргә.
Ул – яраткан кешең йөрәгендә,
Гомер буе янып яшәүдә.
Күпме түзем, сабырлык­лар кирәк
Тормыш юлын үткәнчакларда.
Сөю утын җилләр-давылларда
Сүндермичә исән сакларга.

Кичәгә килгән һәр тамашачыбызга, мәдәни учагыбызның нигезе булып торган Әлфинур апа Хөснетдинова, Дания апа Җиһаншинага, җырчы кызларыбыз Фирдисә Шәфигуллина, Раилә Вахитова, Рушания Сабирова, баянчы егетебез Алмаз Рәхимов, Рөстәм Минһаҗев, Эльза Хәбибуллина, биюче кызларыбыз Алсу һәм Наиләгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә бу бәйрәмгә идея бирүче мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Минһаҗевага эшендә уңыш­лар һәм алга таба да шундый күркәм бәйрәмнәр оештыруын теләп калабыз.

Эльза Идиятуллина.
Олы Карагуҗа китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев