Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Салатчы авылында үләннән ут кабып, йорт һәм хуҗалык корылмалары тулысынча янып беткән

Янгын көндез булган.

Йорт хуҗасы үз участогы артындагы кырда узган елгы коры үләннең януын күргән. Башта ир-ат утны үз көче белән җиңәргә тырышкан. Әмма җил аркасында ялкын коры үсемлекләр буйлап тиз тарала һәм агач корылмаларга күчә.

Янгын сүндерү подразделениеләре килгәнче, ут сарайны, абзар, мунча һәм бүрәнә торак йортны ялмап алган була. Коры һава торышы, көчле җил үз эшен башкара. Барлык корылмалар тулысынча янып бетә. Янгынның гомуми мәйданы 141 кв.метр тәшкил итә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.

Үләннең яну сәбәбе сүнмәгән тәмәке төпчегеме яки кемнеңдер явыз шаяртуымы - моны тикшерү органнарына билгеләячәк.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре коры эссе һава шартларында коры үлән һәм чүп-чар яндыру куркынычы турында кисәтә. Уяу һәм сак булыгыз. Якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышын куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев