Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шәһәрнекеннән ким түгел: Олы Ачасырда яңартылган мәдәният йорты ачылды

Олы Ачасырда 1971 елның октябрь аенда салынган мәдәният йорты күпме яшьләрне очраштырган, кавыштыр­ган, күңелле ял мизгелләре бүләк иткән, концерт-тамашалары белән авыл халкын сөендергән. Тик бернәрсә дә мәңгелек түгел.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Еллар узу белән бина да туза, әле түбәсе, әле идәне дигәндәй, шуңа да капиталь төзекләндерүнең кирәклеге көн кебек ачык иде. Район җитәкчелегенең тырышлыгы ярдәмендә программага керү, ниһаять, насыйп булды. Моннан ике ел элек «Мәдәният» илкүләм федераль программага нигезләнеп, авылда зур эш башланды.

– Без бу көнне зарыгып көтеп алдык. ТР «Главинстрой» төзүчеләре, подрядчы оешма «Алмаз» ҖЧҖ төзелеш компаниясе егетләре, әйтерсең лә, өр-яңа бина салды. Искегә тисәң, исең китә, диләр. Бездә киресенчә, искелекнең эзе дә калмады. Түбәсе алыштырылды, диварлары тышланды, территориясенә брусчатка җәелеп, танымаслык булып үзгәрде. Заманча, якты, бар уңайлык­лары булган мәдәният йортыбыз белән горурланабыз. Район җитәкчелегенә рәхмәтләребез чиксез. 50 елдан артык тарихы булган иске мәдәният йорты, шулай итеп, тарихка кереп кала. Без яңа бинада яңа тормыш башлыйбыз, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша мөдир Фәния Зыятдинова.

Мәдәният йортының Яңа ел бәйрәменә ачылуы икеләтә шатлыклы булды. Авыл халкына зур бүләк иде бу. Бинаның матур бизәлеше берәүне дә битараф калдырмагандыр. Аллы-гөлле утлардан балкып утыручы чыршылар, фотозона, ясалма мич, татар халкының көнкүрешен яктырткан музей почмагы, кыскасы, һәрнәрсә үз урынында һәм зәвык белән башкарылган. 271 урынга исәпләнгән тамаша залы тәрәзә челтәрләре белән тагын да ямьләнеп киткән. Балачак, яшьлек елларында бик күп тапкыр шушы сәхнәдә чыгыш ясаган кеше буларак, дөресен әйтим, үзгәрешләрне сүз белән генә аңлатып бирер­лек түгел, моны күрергә кирәк. Элек тә клубыбыз тирә-юнь авыллар арасында зурлыгы белән аерылып тора иде. Ул безнең өчен иң матуры булды, әмма вакыт бер урында тормый. Һәрнәрсә үзгәреш һәм яңартуга мохтаҗ.

Тантаналы ачылышка килгән Татарстан хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының муниципаль бүлеге рәисе, Зеленодольск муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры Светлана Ульданова-Баязитова олы ачасырлыларны зур вакыйга белән котлап, мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүчеләргә район башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Без бу көнне бик көттек. Танымаслык булып үзгәргән бина, ниһаять, авыл халкын кабул итә ала. Район Советы сессиясендә башлыгыбыз Михаил Афанасьев депутатларга 2025 елны «Каюм Насыйри елы» дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу фикер бертавыштан хуп­ланды һәм мин сезне котлыйм. Чөнки Каюм Насыйри исеме Олы Ачасыр белән тыгыз бәйләнгән, – диде ул.

Котлаулар, рәхмәт сүзләрен Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы (җитәкчеләре Рамил Гобәйдуллин) әзерләгән концерт программасы дәвам итте. Берсеннән-берсе дәртле, моңлы җырларны тыңлап, районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләренең талантына сокландык. Афәрин, кызлар-йолдызлар, егетләр! Сез барысын да булдырасыз!

– Мәдәният йортыбыз искиткеч матур һәм ул буш тормасын иде. Биредә ялыбызны оештырыйк, аралашыйк, күрешик. Дөньяларыбыз тыныч булсын, шушы матурлыкны балаларыбызга, онык­ларыбызга да күрергә язсын. Район җитәкчелеге һәм, әлбәттә, җирлек башлыгыбыз

Илнур Саттаровка зур рәхмәтләребез. Аннан, элек клубыбызда эшләгән барлык хезмәткәрләрне рәхмәт хисләре белән искә алып, бүген сафта булучыларга уңышлар телим, –
дип, авыл имамы Равил хәзрәт Кадыйров «Бәхетле булыгыз» дигән җырын да бүләк итте.

Равил абый әлеге җырны элек бик яратып башкара иде шул. Шулай ук, мәдәният йорты мөдире булып озак еллар хезмәт куйган Әлфинур Шиһапова да изге теләкләрен җиткереп, «Уфтанма» җырын бүләк итте. Җанлы, җылы мохиттә барган беренче ачылышның «аягы җиңел» булды, 30 декабрьдә китапханә үзенең 100 еллык юбилеен зурлап билгеләде, аннан Яңа ел тамашалары гөрләде. 31 декабрь кичендә узган бәйрәм залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бергә җыелып күңел ачу, күрешүне сагынган авылдашлар! Мәдәният йортының ишекләре ачык һәм халык өзелмәсен, артистлар да авылга концерт куярга кайтудан курыкмасын иде. Авыл клублары да, шөкер, шәһәрнекеннән ким түгел. Ә бәлки артыктадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев