Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сагыналар, юксыналар...

Кеше китә, җыры кала, диләр. Моннан ике ел элек нәкъ менә декабрь аенда якты дөньядан китеп барган Роза ханым Яруллинаның җырлары гына түгел, зур хезмәте, якты истәлеге дә калды.

Озак еллар Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән җитәкчене авылдашлары нык сагына. Сагынмаслык түгел шул. Аннан әйтеп-аңлатып бирә алмаслык нур бөркелә иде. Ул тиктормас, тынгысыз, бернәрсә алдында югалып калмый торган, көчле рухлы, кешелекле җитәкче була белде. Роза ханым җитәкчелек иткән чорда авылда иң зур эшләрнең берсе – газ кертелде. Авылдагы һәр оешма бер йодрык булып, кулга-кул тотынып хезмәт итте һәм Олы Ачасырда югары дәрәҗәдә уздырылган зур чаралар районга үрнәк булып торды. Чөнки ул һәркем белән уртак тел табып, теләсә кайсы җитәкченең ишеген ачып, үз сүзен әйтә ала торган башлык иде.

Узган ялда мәдәният йорты бинасында «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Тәскирә Шәйхуллина тырышлыгы белән Роза Гаделҗан кызын искә алу кичәсе булып узды. Хезмәттәшләре, якын дуслары, күршеләре һәм туганнары җор телле, һәрвакытта да оптимист була белгән Роза ханым турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул гомеренең соңгы көннәрендә дә авыруыннан зарланмады, көчле чир белән көрәшсә дә, күңел күтәренкелеген югалтмады. Соңгы тапкыр, көзен мәдәният йортында узган «Бәрәңге бәйрәме»нә, хәле булмаса да, килде. Гомере буе авыл тормышында кайнап яшәгәнгә, бу чарадан да читтә калмады. «Авылым» диеп җан атты, тыз-быз чапты, үзе турында уйлый белмәде.

Якты хатирәләрне искә алганнан соң, улы Рәмил ярдәме белән әзерләнгән чәй табыны артында Роза апага багыш лап Коръән укылды. Барлык догалар да, истәлекләр дә мәрхүмәнең рухына дога булып барып ирешсен иде. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Роза апаны балалары, туганнары гына түгел, авылдашлары да сагына, юксына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев