Рус Әҗәле авылы җирлегенең хөрмәтле ир-егетләре
Сезне 23 февраль – көч һәм батырлык, ныклык һәм патриотизм символы булган истәлекле көн белән котлыйм!
Хәрби бурычларын локаль конфликтларда һәм «кайнар нокталарда» үтәгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук бүген туган йорттан еракта тынычлык һәм иминлек саклап, сугышчан постта торучылар белән горурланып, аларга тирән рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Бәйрәм уңаеннан туган илебез сакчыларына һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә уңышлар телим.
Гөлнара Семахина,
Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев