Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәркем үз урынында

Безнең Наратлыда медпункт ябылганга шактый инде. Рус Әҗәлендә Илсөяр Уразова эшләде. Авылыбызга атнасына ике тапкыр килеп, ярдәм күрсәтеп китә иде.

Аны Татар Танаена алгач, бик кыенсындык. Ул киткәч Татар Әҗәлендә эшләүче Фәнзия Сәлимгәрәева өч авылга хезмәт күрсәтте. Бик ягымлы, кешелекле булуы өчен без аңа рәхмәтле!

Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, Норлат кызы Фәйрүзә Сәлахиева Рус Әҗәле медпукнтына урнашты. Яшь кенә булса да, бик җитез, дарулар кирәк булганда Норлаттан китереп тә бирә. Язын юллар такырайды, асфальттан машина белән җилдерә генә. Бик каты авырып киткәндә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә. Фәйрүзәбезгә эшендә уңышлар телибез. Үзе дә берүк авырмасын, исән-сау булсын.

Рус Әҗәлендә биш авылга бер почта бүлеге бар. Биредә менә өченче ел инде Румия Сәгъдиева эшли. Ул ялга чыккач, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне кабул итәргә кеше булмады. Газета-пенсияләрне өләштеләр. Тик утка, чүп өчен түләргә Норлатка барырга кирәк иде. Почтаны ябалар икән дигән сүзләр дә йөрде.

Нишләрбез инде, дип бик борчылдык. Кайбер авылларды ябылды бит. Бездә дә шулай булмасын дип куркуга калдык. Өлкән яшьтәгеләр өчен Норлатка кадәр йөрисе бик авыр. Бөтен кешедә дә машина юк, такси ялларга гына кала. Автобуслар турында әйтмим дә. Ябыла гына күрмәсен. Эшләргә кешесе бар, пенсия, матбугат вакытында килә. Квитанцияләрне дә түли. Румиябез газеталарга яздырып кына калмый, төрле киңәшләрен биреп тора, без аның эшеннән бик тә канәгать. Авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерәм. Менә шулай, бездә һәркем үз урынында, киләчәктә дә шулай була гына күрсен.

Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев