Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Полиция Кыш Бабае һәм Кар кызы «Гнездышко» социаль приютында булды

Яңа ел алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге полиция патруль-пост хезмәтенең аерым ротасы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Полиция Кыш бабае» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Приютта тәрбияләнүчеләр әкияти кунаклар килүенә алдан әзерләнгәннәр. Могҗизалы шигырьләр сөйләгән һәм Яңа ел җырлары башкарган өчен балалар Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды. Полиция хезмәткәрләре балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга нык сәламәтлек, яхшы билгеләр, барлык теләкләренең тормышка ашуын теләде.

Бөтенроссия акциясе бөтен республика территориясендә гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк, Бу вакытта полиция хезмәткәрләре имин булмаган гаиләләрдә, балалар йортларында булачак һәм балаларга бәйрәм бүләк итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев