Осиновода балалар сәнгать мәктәбе һәм бассейн төзү планлаштырыла
Яшел Үзән районы башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә Осиново бистәсендә булды, анда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа күп профильле поликлиника төзелә.
Медицина учреждениесе янында мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү дә планлаштырыла.
Якты матур төсләргә буялган бина, уңайлы территория – яңа поликлиника балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, көндезге стационар, даруханә һәм балалар өчен сөт ризыклары өләшү пункты урнашачак.
Үзенең клиник-диагностика лабораториясе дә барлыкка киләчәк. Әгәр элек биоматериалларны тикшерү өчен Васильево һәм Яшел Үзәнгә илткәннәр булсалар, хәзер кирәкле манипуляцияләрне урында үткәрә алачаклар.
- Безнең өчен бу мөһим проект, аны гамәлгә ашыру республика җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булды. Осиновода яшәүчеләр саны елдан-ел арта бара, бүген инде биредә 18 меңгә якын кеше яши. Безнең бурыч – социаль инфраструктура булдыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Бу бина Яшел Үзән районында иң заманча поликлиникаларның берсе булачак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре өчен торак һәм социаль инфраструктура объектлары – балалар сәнгать мәктәбе һәм бассейн төзү планлаштырыла, – диде Михаил Афанасьев.
Фасадны тышлау инде тәмамланган, эчендә стеналар, идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр куелган, керү урыннары әзер. Электр, су бар, вентиляция системасы һәм җылылык белән тәэмин итү системасы эшли. Бүлмәләрне чистарту дәвам итә. Поликлиника быел куллануга тапшырылачак.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев