Өммегөлсемләр тагын кунакта
Бу юлы Әтнәдә кунак булып кайтканнары
«Өммегөлсем»леләрнең кемнәр икәнен беләбез бит, әйе, Олы Яке мәдәният йортында эшләп килүче иҗат коллективы ул. Бер тик тормыйлар инде, каян вакыт табып, ничек барына да өлгерә торганнардыр!
Үзебезнең район киңлекләрне генә тар кебек аларга, башка районнар белән аралашып, дуслык күперләре булдырып, матур бәйрәмнәр оештырып, мәш килеп яшиләр бу кызлар, афәрин!
-Әтнә районы Ары авылында "Бәрәңге бәйрәме"ндә булып кайттык. Бик матур, күңелгә рәхәтлек бирә торган чара булды бу. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Шул кадәр халыкны җәлеп итеп, якын итеп, ачык йөз, тәмле чәй, коймаклар белән каршы алдылар. Безне кунакка чакырган Раилә ханымга һәм барлык оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе елларда да очрашырга насыйп булсын, дигән теләктә калабыз, - дип уртаклаша Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев