Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында яшел үзәнлеләр өчен гошер сәдакасы җыйганнар

Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәрен дә, яңгырларын да быел мулдан бирде. Инде бакчадан мул уңыш җыеп алып, файдасын да күрә башладык.

Уңыш аз булды дип саранланып йөрергә түгел, ә бар булганына канәгатьләнеп, Раббыбызга рәхмәтле булырга кирәк. 

Хәдисләрнең берсендә: “Бай кеше — канәгать булган кеше”, диелә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яшик. Көз айларында мөселманнарга бер бурыч йөкләнде, ул да булса – гошер сәдакасы тапшыру.

- Бүген Олы Шырдан авылында гошер сәдакасын җыеп Яшел Үзәнгә илтеп тапшырдылар. Авылдашларымның бердәмлегенә сөенеп туя алмыйм. Бер машинага гына сыеп бетмәде әле биргән гошер, чәршәмбе көнне Аллаhы Боерса  тагын җыеп тапшырачаклар. Бу изге эшне оештырган авылыбыз мәчете имам-хатибы Фәрит Зиннуровка һәм аның ярдәмчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Раббыбыз киләсе ел уңышын да муллардан биреп, исәнлектә-саулыкта җыйнап алырга насыйп итсен, - дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев