Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы клубында гүзәл затларыбыз – әбиләр, әниләр, ханымнар, туташлар, кызлар хөрмәтенә “Сихри күзләр” дип исемләнгән матур чара узды

-Чынлыкта да, хатын-кызның бөтен шатлыгы, кайгысы, хәсрәте, мәхәббәте – барлык хисләре күзендә бит аның.

Шуңа концертыбызны да гүзәл затларыбызның серле дә, шул ук вакытта эчке дөньясының чагылышы да булып торган күзләре белән бәйләргә булдык. Күркәм кичәбездә үз чыгышлары белән тамашачыларны шатландырган Ирек Сафин, Мәгъсүм Таһиров, Кадрия Бикчәнтәева, Тәскирә Закироваларга зур рәхмәт, - дип уртаклаша Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. Шуны да әйтеп узасым килә, без Югары Ослан районы Яңа Болгар авылы мәдәният хезмәткәрләре белән дуслык күпере булдырдык һәм алар – Айгөл Нуриева белән Фәнис Җиһаншин авылыбызда уздырылган әлеге кичәгә килеп, бәйрәмебезнең бизәге булдылар. Брлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлыйм! Һәрвакытта да шулай назлы һәм ышанычлы, матур һәм тугры, сөйкемле һәм сөекле булып калыгыз! Үзебезнең авыл шагыйре Ирек Сафинның түбәндәге шигъри юлларын да җиткерим әле:

🌷Яшәгез сез безне куандырып,
🌷Сез булганда була сәгадәт.
🌷Туа тора нигез учагында
🌷Мәңге сүнмәс сөю-мәхәббәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев