Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан 1571нче участокта сайлаулар гөрләп уза

Районыбыз авылларында халык сайлауларга җитдиерәк карый, дисәк, дөрес булыр.

Анда инде әлегәчә тавыш бирмәгәннәрне бармак белән санарлык.

-Безнең Олы Шырдан 1571нче участокта сайлаулар гөрләп уза. Авыл халкы Россия Президенты өчен тавыш бирергә гаиләләре белән килә. Ислам Закировның гаиләсе биш сайлаучыдан тора. Уллары Инсаф быел беренче мәртәбә тавыш бирде, - дип уртаклаша Олы Шырдан сайлау участогы җитәкчесе Ирада Айбатуллина.. - Яшь сайлаучыларны матур итеп каршы алдык. Аларга җирле үзидарә башлыгы Рәис Кәримов  истәлекле бүләкләр, ә без брелоклар тапшырдык.

Ә авыл мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова яшь сайлаучыларны түбәндәге сүзләр белән каршылаган:

-Шушы өч көндә бөтен Россия Президентны сайлый. Сез дә 18 яшегезне тутырып, беренче тапкыр мондый җитди чарага килдегез һәм беренче тавыш бирүегез илебез Президентын  сайлауга туры килде.
Язмыш хәл ителгән вакыт –
Сайлый... кайсы сайламый...
Кайсы уйлап, кайсы уйнап,
Алдап, аңлап, аңламый.
Кайсы ышанып гайбәткә,
Кайсы пычракка батып,
Кайсы беткә ачу итеп,
Шәп тунын утка атып...
Кайсы сайлый сайламыйча,
Сызып атып барысын –
Томанлы шау-шу эчендә
Яшәү аңа ярыйсы...
Чатный өмет, болгана аң,
Тотрыксыз кала күңел...
Сайлаулар, әлбәттә, уен,
Тик уен гына түгел...
Әйе шул, уен түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев