Олы Якенең яшь рәссамы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якенең яшь рәссамы

Олы Яке мәдәният йортында «Авылымның сәнгать учагы» дигән исем астында яшь рәссам Зәринә Гайнуллинаның иҗат күргәзмәсе оештырылды.

-Зәринә биш яшеннән сәхнәдә җырлап, биеп үскән кызыбыз. Өстәвенә бик талантлы да, төрле буяулар кулланып рәсем ясарга ярата, - дип уртаклаша Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

⚡⚡Иҗат эшләре матур килеп чыксын өчен, аны оста итеп ясау гына аз, иң мөһиме йөрәк җылысын салу да кирәк, икенче төрле әйтсәк, бу эшне яратып башкару мөһим”, - диеп фикерләре белән уртаклаша Зәринә.

Күргәзмәгә килүчеләр иҗат җимешләрен бик кызыксынып карады. Яшь, талантлы кызыбызга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.


Нет комментариев