Олы Якедә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде
Кичә авыл халкы мәктәп урамы, 3 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдына җыелды. Биредә күптән түгел генә «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде – хәзер олы якелеләрне яңа асфальт, якты клумбалар һәм уңайлы киңлек шатландыра.
Бәйрәм бик күңелле узды: урамда гармун тавышы яңгырады, җырлар җырланды, тәмле пылау белән сыйландылар һәм күңелле уеннар уйнадылар. Авылдан Гөлинә Миндубаева, Нурсөя Галиева һәм урамның старостасы Тәскирә Шиһапова «Безнең ишегалды» программасында актив катнашулары һәм программаны гамәлгә ашыруга өлеш керткәннәре өчен Рөстәм Миңнехановтан Рәхмәт хатына ия булды. Тәскирә Шиһаповага шулай ук Олы Яке авылы территориясендә үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллинаның Рәхмәт хаты да тапшырылды.
Бу көнне һава торышы да сөендерде – кояш якты, ләкин эссе булмады. Инде иң мөһиме – бу матурлыкны һәм чисталыкны озак елларга саклап калу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев