Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбендә олимпия чемпионы, якташыбыз, Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча 45нче юбилей чарасы узды

Бәйрәмгә чаңгычылар Марий Эл Республикасының Петьялы авылыннан, Васильево бистәсеннән, Норлат, Карагуҗа, Бишнә, Ключи, Раифадан барлыгы 150гә якын кеше үз яшь төркемендә иң яхшы чаңгычы исеме өчен көрәште.

-Киеренке узышлар нәтиҗәсендә Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбе чаңгычылары медальләрнең күбесен яулады. Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык чаңгычыларга һәм аларның остазларына рәхмәт, - дип сөйли физкультура укытучысы Илгиз Назыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев