Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке спорт сөючеләрне кабат берләштерде

Олы Яке мәктәбендә олимпия һәм дөнья чемпионы, якташыбыз Ринат Ибраһим улы Сафин истәлегенә 46нчы традицион чаңгы ярышы узды.

Анда Карагуҗа, Бишнә, Раифа, Зур Ключи авылларыннан, Васильевоның 2нче спорт мәктәбеннән, Яшел Үзән шәһәреннән, Мари Эл респуб­ликасыннан 120ләп спортчы катнашты. Чаңгыда йөгерү өчен һава шартлары бик үк уңай булмаса да, спортчыларыбыз үз яшь категорияләрендә 500 м, 1, 2, 3 чакрым дистанциядә шәп нәтиҗәләр күрсәтте.

Берәүнең дә сынатасы килмәде. Әлбәттә, иң көчлеләр, ныклы әзерлек белән килгән, чыдамлык, сабырлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтүчеләр җиңүчеләр рәтендә иде. Барлык мәктәп­ләрдән җиңүчеләр һәм призерлар бар, монысы аеруча сөенечле. Ә гомуми зачет буенча гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Олы Яке чаңгычылары иң яхшылары булып чыкты, спорт мәктәпләре арасында Васильеводан килгән егет-кызларга тиңнәр булмады. Бу мәктәпләргә җиңүченең күчмә кубогы тапшырылды.

Бу күләмле чара Олы Яке мәктәбе коллективының тырышлыгы һәм, әлбәттә инде, яшьләрнең сәламәтлегенә, киләчәгенә битараф булмаган иганәчеләрнең ярдәме белән уза. Махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Шаһидуллин, Уразлы егете Айдар Ибраһимов һәм авыл яшьләренә, булышлык күрсәтүләре өчен, оештыручылар рәхмәтен белдерә.
Киләчәктә дә шулай бердәм булып, укучыларны спортка җәлеп итәргә насыйп итсен. Шулай итеп, киләсе чаңгы узышларына кадәр, дип, быелгы кышкы спорт сезоны ябылды. Ә инде Ринат Сафин истәлегенә оештырылучы турнир дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев